“Мин-татар, чөнки…” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2 нче декабрь көндезге сәг. 12.00 дә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узачак. Аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла. Җиңүчеләрне Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 38/5 адресы буенча көтеп калабыз.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы 15 нче октябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр “Мин-татар, чөнки…” дип аталган конкурс уздырды. Анда катнашучылар “Мин-татар, чөнки…” дигән җөмләне дәвам итеп инстаграмга #минтатар2021 хештегы белән видеоязма куярга тиеш иде.
Конкурска 150 дән артык эш килде. 6 яшьтән алып 84 яшькәчә булган милләттәшләребез катнашты. Татарстан, Башкортстан Мари Эл, Чувашия Республикалары, ХМАО Югра, Пенза, Түбән Новгород, Самара, Оренбург өлкәләре, Сахалин, Мәскәү, Казахстан, Бельгия, Чикаго – кыскасы җир шарының төрле почмакларында гомер итүче милләттәшләребез активлык күрсәтте. Бик матур, эчкерсез хисләрен белдереп төшерелгән видеоязмалар бар.
“Мин-татар, чөнки…” конкурсында Рәхмәт хатларына лаек булучылар:
- Айгөл Камилла Тимчишин (АКШ, Чикаго, 34 яшь)
- Хәдичә Якупова ( Пенза өлкәсе, Урта Әләзән авылы, 13 яшь)
- Хәят Нуруллина ( Яшел Үзән шәһәре, 6 яшь)
- Рамис Яһудин (Оренбург шәһәре)
- Салаховлар гаиләсе (Актаныш районы)
- Рим Камалов ( Кыргызстан, Бишкәк шәһәре, 83 яшь)
- Әлмәт районының Бишмунча мәдәният йорты
- Умар Хәсәнов ( Башкортстан, Туймазы районы, Кәкребаш авылы, 10 яшь)
- Салих Газизов (Казан шәһәре, 7 яшь)
- Айнар Хәлиуллин (Минзәлә шәһәре, 14 яшь)
- Раилә Фәхретдинова (Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылы, 19 яшь)
- Айсылу Вәлиева (Мамадыш шәһәре, 7 яшь)
- Равия Мусина (Мари Эл Республикасы)