tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин-татар, чөнки…” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак
“Мин-татар, чөнки…” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

“Мин-татар, чөнки…” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

“Мин-татар, чөнки…” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2 нче декабрь көндезге сәг. 12.00 дә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узачак. Аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла. Җиңүчеләрне Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 38/5 адресы буенча көтеп калабыз.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы 15 нче октябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр “Мин-татар, чөнки…” дип аталган конкурс уздырды. Анда катнашучылар  “Мин-татар, чөнки…” дигән җөмләне дәвам итеп инстаграмга #минтатар2021 хештегы белән видеоязма куярга тиеш иде.

Конкурска 150 дән артык эш килде. 6 яшьтән алып 84 яшькәчә булган милләттәшләребез катнашты. Татарстан, Башкортстан Мари Эл, Чувашия Республикалары, ХМАО Югра, Пенза, Түбән Новгород, Самара, Оренбург өлкәләре, Сахалин, Мәскәү, Казахстан, Бельгия, Чикаго – кыскасы җир шарының төрле почмакларында гомер итүче милләттәшләребез активлык күрсәтте. Бик матур, эчкерсез хисләрен белдереп төшерелгән видеоязмалар бар.

“Мин-татар, чөнки…”  конкурсында Рәхмәт хатларына лаек булучылар:

  1. Айгөл Камилла Тимчишин (АКШ, Чикаго, 34 яшь)
  2. Хәдичә Якупова ( Пенза өлкәсе, Урта Әләзән авылы, 13 яшь)
  3. Хәят Нуруллина ( Яшел Үзән шәһәре, 6 яшь)
  4. Рамис Яһудин (Оренбург шәһәре)
  5. Салаховлар гаиләсе (Актаныш районы)
  6. Рим Камалов ( Кыргызстан, Бишкәк шәһәре, 83 яшь)
  7. Әлмәт районының Бишмунча мәдәният йорты
  8. Умар Хәсәнов ( Башкортстан, Туймазы районы, Кәкребаш авылы, 10 яшь)
  9. Салих Газизов (Казан шәһәре, 7 яшь)
  10. Айнар Хәлиуллин (Минзәлә шәһәре, 14 яшь)
  11. Раилә Фәхретдинова (Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылы, 19 яшь)
  12. Айсылу Вәлиева (Мамадыш шәһәре, 7 яшь)
  13. Равия Мусина (Мари Эл Республикасы)

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*