tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1 декабрьдә Милли Шураның чираттагы утырышы узачак
1 декабрьдә Милли Шураның чираттагы утырышы узачак

1 декабрьдә Милли Шураның чираттагы утырышы узачак

Агымдагы елның 1 декабрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Милли Шураның киңәйтелгән утырышы узачак. Чарада 2021 елгы эшкә йомгак ясалачак һәм 2022 елга эш планы расланачак.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм бөтен татар дөньясының эше 2022 елда “Без бергә! Бердәмлектә безнең көч!” шигаре астында оештырылачак. Милли Шура утырышы барышында әлеге тәкъдимне раслау планлаштырыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда оешманың 30 еллык юбилее була. Әлеге дата кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездын үткәрү көтелә. Шулай ук утырышта Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан да фикер алышулар булачак.

Кызганычка каршы, дөньядагы санитар-эпидемиология вәзгыятенә бәйле, РФ төбәкләреннән һәм чит илләрдәге Милли Шура әгъзалары Zoom-конференция режимында гына катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*