Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсына эшләрне кабул итү 2017 елның 25 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора.
Конкурсны уздыруның төп максатлары:
- туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
- киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү;
- татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру;
- үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү.
Конкурста катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 2017 елның 20 гыйнварыннан 25декабренә кадәр оештыру комитетының [email protected] электрон адресына җибәрергә тиеш.
Конкурсның нәтиҗәләре 2018 елның мартында игълан ителәчәк.
Белешмә: 7 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, оештыру комитеты тарафыннан “Минем авылым” конкурсына барлыгы 190 гариза кабул ителде.
Бәйгечеләр илебезнең төрле төбәкләреннән: Татарстан (Әгерҗе, Кукмара, Әтнә, Кайбыч, Балтач, Мамадыш, Актаныш һ.б.) Башкортстан (Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Бишбүләк), Чуашия, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Төмән, Самара, Киров, Новосибирск өлкәләреннән һ.б.
Конкурсантларның яше: 7дән алып 78 яшькә кадәр.
Иң күп эшләр “Туган авылымның тарихы”; “Күренекле якташларым” номинацияләрендә.
Фото: yuldash.com