tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тамашачыларын сөендергән “Иртеш моңнары”
Тамашачыларын сөендергән “Иртеш моңнары”

Тамашачыларын сөендергән “Иртеш моңнары”

“Иртеш моңнары” фольклор коллектив  халык авыз иҗатыннан чыгышлары белән шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә катнашты,  уңышлар яулады, иң дә мөһиме үз тамашачыларын тапты.

Бу коллективта  өлкә күләмендә танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова, югары белемле, күп еллар баш инженер булып эшләгән  Рефәгать Даутов, җырчылар, мәдәният үзәге хезмәткәрләре,  студентлар, укучылар сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашалар.

Октябрьдә узган «Без бергә» дип аталган концерт программасында  себер татар халкының мәзәкләре, себер татар биюләре, җырлар кергән иде. Татар мәдәниятенә гашыйк булган үзешчән артистларны берләштергән “Иртеш моңнары” коллективы   Якуб Зәнкиевның “Иртеш таңнары ” романы нигезендә Рәшидә апа Зәнкиева язган “Үги ана”ны сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Коллективның җитәкчесе Алсу ханым Симонова:”Җыр-биюгә оста театр яратучылар табылганына бик шатбыз. Без бергәләп актуаль тема сайлыйбыз, мини спектакльләр куябыз. Узган ел “Фронтовые дали” бәйгесендә катнаштык. Талантлы җырчы да, сәнгатьле шигырьләр сөйли дә белгән Фәүрия апа Ниязовага, унбишенче мәктәп укучылары  Айдар Ниязовка, Солтан Насыйбуллинга, татар мәдәниятенә гашыйк булган, талантлы актерларыбыз Рефагать Хәйрулла улына, Банисә Сөнгатулла кызына рәхмәтләр әйтәсем килә. Зур булмаган күренешләрне сәхнәләштереп куяр өчен дә декорация, костюмнар кирәк. Бу әле безнең беренче адымнар гына. Себер татар мәдәният үзәгенең 30 еллыгына без  сәхнәләштерелгән күренешләрне тамашачыларыбыз игътибарына тәкъдим итәрбез. Җитәкчеләребез башлаган бу юнәлешне хуплый, ярдәм итә”,- дип сөйләде.

Татар мәдәниятен, халык авыз иҗатын саклап калуда зур өлеш керткән милләт җанлы үзешчән сәхнә осталарына уңышлар телисе кала. Бу төркемнең бер еллыгына багышланган концерт түләүле булса да тамашачыларын җыйды.Үзешчән артистларның чыгышларын җылы каршы алдылар, көчле алкышларага күмделәр.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*