tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римманың юбилее гөрләде
Римманың юбилее гөрләде

Римманың юбилее гөрләде

Кечкенәдән ул артист булып зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга хыяллана.  Ләкин язмыш аңа  шәфкать туташы булырга насыйп иткән. Шулай да сабый чактагы хыялы аңа һич кенә дә тынгылык бирми-кыз бөтен кыюлыгын җыеп ул вакытларда Ульяновск шәһәренең  данлыклы “Чулпан” җыр һәм бию ансамбленә килә. Сүзебез Ульяновск өлкәсенең танылган җырчысы, “Сембер җыры” өлкә конкурсы лауреаты Римма Мөхәммәтҗанова хакында бара.  Сабый чактан биюче булырга хыялланган җырчы Римма  бүген әнә шулай Сембернең зур сәхнәләрен иңли, зал тутырып тамашачы җыя. Әле кайчан гына  сары башлы кечкенә кызны өйгә кунаклар килсә, концерт куйдырып биетәләр иде бит.

Унҗиде яшьлек кыз узган гасырның 80 нче елларында шәһәрнең Чкалов исемендәге мәдәният сараенда эшләүче “Чулпан” ансамбленә дә биюче булырга дип килә. 1984-1996 нче елларда “Чулпан” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Илдар Сабитов Римма турында “Ул биергә дип килгән иде. Мин аны тыңлап карадым да, син җырларга тиеш дидем. Аның тавышы гаҗәеп тә матур иде.  Шуннан соң ул җырлау белән бергә биюне дә оста башкара башлады”, ди.

Язмыш аңа  шәфкать туташы һөнәрен сайларга насыйп итсә дә, кечкенәдән сәнгатькә гашыйк кыз мәдәният тармагына тартыла. “Узган гасырның 90 нчы елларында без татар халык йолаларын, сабантуйларны яңарту буенча зур эш башлап җибәрдек.Алар Римма Мөхәммәтҗанова, Әлфия Рамазанова, Наил Мөхәммәтҗановлар безнең йолдызларыбыз иде ул чакта.Сабантуйларны бизәп торучылар иде алар”, ди Ульяновск  өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты директоры Нурия Туркова.  Үзешчәннәргә башкарырга  авыр булса да, Римма әле әби-әниләреннән отып калган татар халык җырларын бер генә концертыннан да калдырмый. “Аның тавышында татар җырына гына хас булган милизматика бар. Ул хәзинә бик сирәкләрдә генә була. Шуңа күрә андый табигый байлыкны сакларга кирәк. Без аның белән татар җыр сәнгатен үстерүгә керткән өлешебез белән горурланабыз”, ди Татарстанның атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рамазанова.  Зур сәхнәләрдән җырламасалар да, дус-туганнар арасында мәҗлесләрдә   җырлаучылар алар нәселендә байтак.

Римманың үз кызы Иделия дә чын мәгънәсендә җырчы. Иделия башта сәнгать мәктәбен , аннары Ульяновск музыка училищесын кызыл диплом белән тәмамлый. Кызының музыкага булган сәләтен күреп, җырга тартылуын тоемлап әнисе укуын югары уку йортында дәвам итәргә үгетли. Шулай итеп кыз Мәскәүнең данлыклы Гнисиннар исемендәге Россия музыка академиясе студенты булу бәхетенә ирешә. Ә 2014 нче елда Иделия “Беренче Канал”дагы  “Голос” телевизион конкурсында  уңышлы чыгыш ясап  ярым финалга узды һәм остазы Леонид Агутинны үз каршында тезләнергә мәҗбүр иткән иде.

Бу көнне Римманың алтын юбилеена багышланган иҗат бәйрәмендә тамашачы җырчыга чәчәген дә, алкышларын да кызганмады. “Үзебезнең мишәр кызы бит, җырлары күңелгә сары май булып ята”, – диләр концерттан чыгучылар.

 

                    Рамис Сафин,  Ульяновск шәһәре,

 

                                                            

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*