tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстан” радиосы 90 еллык юбилеен билгеләде
“Татарстан” радиосы 90 еллык юбилеен билгеләде

“Татарстан” радиосы 90 еллык юбилеен билгеләде

Моннан нәкъ 90 ел элек бүгенге К.Тинчурин исемендәге театр бинасында татар радиосы сөйли башлаган.

Бүген К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Татарстан” радиосының 90 еллыгына багышланган тантана узды. Бәйрәмдә радиода төрле елларда хезмәт куйган кешеләр, радио тыңлаучылар, радио ветераннары катнашты. Юбилей бәйрәме тарихи истәлекләр, котлаулар һәм җырлар белән үрелеп барды.

“Татарстан” радиосын ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләде. Ул бу радио тарихын зур һәм бай дип атады. киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.

***

1927 елның 7 ноябрендә 12:00 сәгатьтә тәүге мәртәбә: “Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!” – авазы яңгыратыла. Бу сүзләрне беренче татар дикторы Гадел Кутуй әйтә. “Татарстан” радиосында 1927 елның 7 ноябреннән алып 50дән артык татар һәм рус дикторлары, композитор һәм язучылар, журналистлар эшләгән.

“Татар-информ” МА фотосы һәм язмалары кулланылды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*