Шушы көннәрдә Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакировның кырыгын уздырдык. Һәркемнең күңелен моңсулык, сагыну хисләре биләде. Җырчы белән якыннан аралашканнар истәлекләр сөйләде. Халык шагыйре, Дәүсовет депутаты Разил Вәлиев чыгыш ясамады. Мәчеттән чыккач: “Әгәр газетага язма бирергә уйласаң, бер истәлек сөйлимме?” – диде.
Моннан өч ел чамасы элек Илһам абый Разилгә: “Болгардагы Ак мәчетне күрәсе килә, шунда алып бар әле!” – дигән. Разил туган әйтүенчә, мәшһүребез мәчетләргә еш барган. Монысында аны ике яктан култыклабрак йөрткәннәр. Ак мәчеткә килеп керүгә, Илһам абый җырлап җибәргән. Разил: “Илһам ага, мәчет сәхнә түгел бит, намаз укый торган урын, монда җырлау килешеп бетәр микән?” – дигәч, Илһам абый: “Разил дус, минем җырларым – минем догаларым инде ул”, – дип әйтеп куйган. Аның бу сүзләре инде менә ничә көн күңелгә тынгы бирми. Әллә халкыбыз аның җырларын дога дип кабул иткән микән, Илһам ага шуңа күрә үз халкының сөекле улына әверелде микән, дип тә уйлап куям. Искә алу мәҗлесенә сөеклебезнең апасы Зәйнәп апа да килгән иде. Минем ул сөйләгәннәрдән Илһам аганың бала чагы, үсмер чагы турында язма әзерләгәнем бар. Инде туксаннан узган булса да, искә төшерде мине Зәйнәп апа. Шөкер, хәтере әйбәт, тагын очрашырга сүз куештык, бәлки, аның Илһам ага турында сөйләр сүзләре калгандыр әле. Олпат шәхесләр турында һәр вакыйга, һәр сүз изге бер ядкәргә әйләнергә тиеш дип уйлыйм.
Беренче мәртәбә очрашуыбызда Зәйнәп апа Илһаметдиннең, Казанга укырга керергә баргач, бөтен документларын, акчаларын югалтуы (бәлки урлатуы) турында сөйләгән иде. Бу хәлне Илһаметдин зур фаҗига дип кабул иткән һәм пароходта кайтканда суга ташланмакчы булган. Зәйнәп апа: “Җүләрләнмә, Илһаметдин, менә күр дә тор, бик зур кеше булырсың әле син”, – дигән. Аның сүзләре фәрештәнең “амин“ дигән сәгатенә туры килгән, ахрысы.
Илһам Шакировның бөеклеге, Зәйнәп апа әйтмешли, “зур кеше” булуының сәбәпләре турында әле күп сөйләрләр, күп язарлар. Искә алу мәҗлесенә килгән дусларым-танышларым авызыннан: “Илһам Шакировлар тагын туар микән?” – кебек сүзләрне шактый ишетергә туры килде.
Сорау бар, ә җавап юк иде. Ә ни өчен? Чөнки… Менә үзем дә туктап калдым. Җавап язасы урынга күңелдә сораулар гына туа.
Күңелне рәнҗетерлек бер вакыйга искә төште әле. Моннан ике-өч ел элек кайсыдыр радиодан җырчыларның рейтингын билгеләү буенча тапшыру бара. Шунда алып баручы: “Фәлән җыры белән тугызынчы урында – Илһам Шакиров”, – дип әйтеп куймасынмы. Илһам агайдан “уздыручылар”ны бөтенләй бетереп ташлыйсы килми, заманча шлягерларны тыңларга яратучылар да юк түгел. Тик бу җырларның гомере озын булачак дип әйтә алмыйм. Ә Илһам абыйны күпме тыңласаң да туймыйсың. Гаҗәп бит, ә! Димәк, аның җырлары нәкъ дога кебек кеше күңелен чистарта, дәвалый. Хәтта моңлы җырлары да күңелгә сихәт бирә, яшәү дәрте уята.
Мәҗлес вакытында: “Илһам абый җырларын җырламасыннар, ул җырларны пычратмасыннар!” – дигән фикер дә ишеттем. Бу фикер белән килешеп тә була, шул ук вакытта килешәсе дә килми. “Илһам Шакиров репертуарыннан” дип җырласалар, бу мәшһүребезне онытмау булып аңлашылыр иде. Ә инде Илһам кебек яки аннан уздырып җырларга тырышу – йомшак кына әйткәндә, мәгънәсезлек, ялган, ягъни заманча әйтсәк “контрафактная продукция” җитештерү булыр иде дип уйлыйм. Кешене алдамыйк, бөек шәхесебез рухына хилафлык китермик, җәмәгать. Шәхесләребезне олылау, истә тоту ул милләтнең бүгенгесе, иртәгәсе өчен кирәк.
Искә алу мәҗлесендә Илһам абый рухына догалар укылды һәм… мәҗлес барышында аның җырлары яңгырап торды. Шәхсән үзем әлеге җырларны дога дип кабул иттем.
Риман Гыйлемханов