tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калининградта Фатыйх Кәримне искә алдылар
Калининградта Фатыйх Кәримне искә алдылар

Калининградта Фатыйх Кәримне искә алдылар

1-2 мартта Калининград шәһәрендә һәм өлкәсендә каһарман шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган истәлек чаралары узды. Чараларда Татарстаннан күренекле язучылар, галимнәр, Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә ханым катнашты.

Фатыйх Кәрим 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре тирәсендә барган хәрби бәрелешләр вакытында һәлак була. Калининград өлкәсенең “Победа” бистәсендә, хәрбиләр каберлегендә җирләнгән. Чараларда катнашучылар каһарман язучының каберен дә зиярат кылдылар.

Татарстан Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*