tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә татар театрларын яраталар
Ульяновск шәһәрендә татар театрларын яраталар

Ульяновск шәһәрендә татар театрларын яраталар

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар халык театрларының төбәкара фестивале дәвам итә, Ял көннәрендә татар мәдәният үзәге сәхнәсендә Яңа Малыклы районының Урта Исәнтимер авылыннаң 30 еллык тарихы булган театр коллективы чыгыш ясады.

Алар семберлеләргә Галиәсгар Камалның «Банкрот» комедиясен тәкьдим итте. Тамаша залы шыгрым тулы. Спектакль тәмлангач,татар мәдәният үзәге директоры Рамилә Сафина үзешчәннәргә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең дипломнарын тапшырды. Киләсе атнада бу сәхнәдә Татарстанның Буа районы мәдәният йортының халык театры үз эшләрен күрсәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*