tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Минем җырым – минем догам ул…”. Илһам киткәнгә кырык көн узды
“Минем җырым – минем догам ул…”. Илһам киткәнгә кырык көн узды

“Минем җырым – минем догам ул…”. Илһам киткәнгә кырык көн узды

Шушы көннәрдә Мәрҗани мәчетендә Илһам Шаки­ров­ның кырыгын уздырдык. Һәркемнең күңелен моңсулык, сагыну хисләре биләде. Җырчы белән якыннан аралашканнар истәлекләр сөйләде. Халык шагыйре, Дәүсовет депутаты Разил Вәлиев чыгыш ясамады. Мәчеттән чыккач: “Әгәр газетага язма бирергә уйласаң, бер истәлек сөйлимме?” – диде.

Моннан өч ел чамасы элек Илһам абый Разилгә: “Болгардагы Ак мәчетне күрәсе килә, шунда алып бар әле!” – дигән. Разил туган әй­түенчә, мәшһүребез мәчет­ләргә еш барган. Монысында аны ике яктан култыклаб­рак йөрткәннәр. Ак мәчеткә килеп керүгә, Илһам абый җырлап җибәргән. Разил: “Илһам ага, мәчет сәхнә түгел бит, намаз укый торган урын, монда җырлау килешеп бе­тәр микән?” – дигәч, Илһам абый: “Разил дус, минем җыр­ларым – минем догаларым инде ул”, – дип әйтеп куйган. Аның бу сүзләре инде менә ничә көн күңелгә тынгы бирми. Әллә халкыбыз аның җырларын дога дип кабул иткән микән, Илһам ага шуңа күрә үз хал­кының сөекле улына әверел­де микән, дип тә уйлап куям.  Искә алу мәҗлесенә сөекле­безнең апасы Зәйнәп апа да килгән иде. Минем ул сөй­ләгәннәрдән Илһам аганың бала чагы, үсмер чагы турында язма әзерләгәнем бар. Инде туксаннан узган булса да, искә төшерде мине Зәйнәп апа. Шөкер, хәтере әйбәт, тагын очрашырга сүз куештык, бәлки, аның Илһам ага турында сөйләр сүзләре калгандыр әле. Олпат шәхесләр турында һәр вакыйга, һәр сүз изге бер ядкәргә әйлә­нергә тиеш дип уйлыйм.

Беренче мәртәбә очрашуыбызда Зәйнәп апа Илһа­метдиннең, Казанга укырга керергә баргач, бөтен документларын, акчаларын югалтуы (бәлки урлатуы) турында сөйләгән иде. Бу хәлне Илһа­метдин зур фаҗига дип кабул иткән һәм пароходта кайтканда суга ташланмакчы булган. Зәйнәп апа: “Җүләр­ләнмә, Илһаметдин, менә күр дә тор, бик зур кеше бу­лырсың әле син”, – дигән. Аның сүзләре фәрештәнең “амин“ дигән сәгатенә туры килгән, ахрысы.

Илһам Шакировның бөек­леге, Зәйнәп апа әйт­мешли, “зур кеше” булуының сәбәп­ләре турында әле күп сөй­ләрләр,  күп язарлар. Искә алу мәҗлесенә килгән дусларым-танышларым авызыннан: “Ил­һам Шакировлар тагын туар микән?” – кебек сүзләрне шактый ишетергә туры килде.

Сорау бар, ә җавап юк иде. Ә ни өчен? Чөнки… Менә үзем дә туктап калдым. Җавап язасы урынга күңелдә сораулар гына туа.

Күңелне рәнҗетерлек бер вакыйга искә төште әле. Моннан ике-өч ел элек кайсыдыр радиодан җырчы­ларның рейтингын билгеләү буенча тапшыру бара. Шунда алып баручы: “Фәлән җы­ры белән тугызынчы урында – Илһам Шакиров”, – дип әйтеп куймасынмы. Илһам агайдан “узды­ручылар”ны бөтенләй бетереп ташлыйсы килми, заманча шлягерларны тыңлар­га яра­тучылар да юк түгел. Тик бу җырларның гомере озын булачак дип әйтә алмыйм. Ә Илһам абыйны күп­ме тыңла­саң да туй­мыйсың. Гаҗәп бит, ә! Димәк, аның җырлары нәкъ дога кебек кеше күңелен чис­тарта, дәва­лый. Хәтта моң­лы җыр­лары да күңелгә си­хәт бирә, яшәү дәрте уята.

Мәҗлес вакытында: “Ил­һам абый җырларын җыр­ламасыннар, ул җырларны пычратмасыннар!” – дигән фикер дә ишеттем. Бу фикер белән килешеп тә була, шул ук вакытта килешәсе дә килми. “Илһам Шакиров репертуарыннан” дип җырласалар, бу мәшһүребезне онытмау булып аңлашылыр иде. Ә инде Илһам кебек яки аннан уздырып җырларга тырышу – йомшак кына әйткәндә, мәгънә­сез­лек, ялган, ягъни заманча әйтсәк “контрафактная продукция” җитештерү булыр иде дип уйлыйм. Кешене алдамыйк, бөек шәхе­себез рухына хилафлык китермик, җә­мәгать. Шәхеслә­ребезне олылау, истә тоту ул милләтнең бү­генгесе, иртә­гәсе өчен кирәк.

Искә алу мәҗлесендә Илһам абый рухына догалар укылды һәм… мәҗлес барышында аның җырлары яң­гырап торды. Шәхсән үзем әлеге җырларны дога дип кабул иттем.

Риман Гыйлемханов

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*