Сабан туе театр коллективларының традицион парады белән башланып китте. Сабантуй мәйданыннан республика күләмендә танылган, тамашачыларның иң яраткан театрлары – Камал, Тинчурин, «Әкият», Кариев, Чаллы драма театры, Чаллы курчак театры, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт, Әтнә театры коллективлары үтте. Ачылыш тантанасында кунакларны район башлыгы Айдар Сәлахов сәламләде.
– Театр сәнгате ул мәңгелек. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай теле белән әйткәндә: «Театр яхшылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә». Сез мондый чаралар белән киләчәк буыннарны тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклауда зур көч куясыз, – диде ул.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов та катнашучыларга ихлас теләкләрен җиткерде. Ачылу тантанасында республиканың театраль Сабан туе әләмен узган елгы көрәш батыры, Минзәлә театры артисты Нәфис Гайнуллин күтәрде.
Театрлар Сабан туе, гадәти Сабан туеның бөтен шартын китереп, милли бәйрәмнең барлык традицион уеннары белән узды. Артистлар 13 төрле ярышта үзләрен сынап карады. Театр артистлары һәм хезмәткәрләре милли көрәш мәйданында бил алышудан тыш, волейбол уенында (анысы быел беренче тапкыр узды) һәм бию марафонында катнаштылар. Мәйдан ду килде, әллә ничәгә бүленеп, һәр почмакта уеннар башланды. Берсендә таяк тартыштылар, икенчесендә капчык киеп, агач кашыкка йомырка салып йөгерделәр, башкаларында чиләк-көянтә белән су ташыдылар, капчык белән сугыштылар, кул көрәштерделәр, чүлмәк ваттылар, гер күтәрделәр. Артист халкы, шау-гөр килеп, беренчелек өчен көрәште, кыскасы.
Барыннан да бигрәк аркан тарту ярышы кызу барды. Янып-пешеп аркан тарткан хезмәттәшләре өчен артистлар да, тамашачылар да көч биреп торды. Нәтиҗәдә Минзәлә театрында эшләүче хатын-кызларны бер дәүләт театры да уздыра алмады. Алар инде 14 нче тапкыр беренчелекне беркемгә дә бирми.
Капчык киеп йөгерү, авыш колгага менү, чүлмәк вату кебек традицион уеннардан тыш, артистлар бию марафонын ярата. Һәр театрдан берәр пар сәхнә түрендә берьюлы төрле музыкага биеде. Биюдән соң бер пар төшеп кала барды. Жюри әгъзалары җиңүче итеп Тинчурин театрын билгеләделәр, икенче урынга – Минзәлә, ә өченче урынга Камал театры артистларын куйдылар.
Милли бәйрәмебезнең күрке саналган көрәш Сабан туеның да иң мавыктыргыч өлеше булды. Артистлар арасында да оста итеп көрәшүчеләр бар икән. Баш батыр исеме өчен Минзәлә театрыннан Илназ Хисмәтуллин һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Муса Камалов көрәште. Нәтиҗәдә Муса өстен чыкты. Батырга башка елларда тәкә һәм автомобиль бирелсә, быел тәкәгә өстәп, суыткыч бирелде.
– Әлегә нәрсә булганын үзем дә аңлап бетермим. Сабан туена килеп, көрәштә катнашкач, җиңүне көтәсең инде ул, тик батыр калырмын дип уйламыйсың. Әйбәт килеп чыкты, Аллага шөкер. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Тәкә безнеке! – диде Муса.
Быел төп бүләк – машина Сабан туе батырына түгел, ә ярышларда иң күп балл җыйган театрга бирелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча, өченче урынга Галиәсгар Камал театры чыкты, икенче урынны Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры һәм Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры алды. Беренче урынга Кәрим Тинчурин театры командасы лаек булды. Алар Театрлар Сабан туеның төп бүләге – «Лада-Веста» автомобиле белән бүләкләнде.
Ләйсән Сафина