tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Актаныш таңнары”ның тәүге саны дөнья күрүгә – 90 ел
“Актаныш таңнары”ның тәүге саны дөнья күрүгә – 90 ел

“Актаныш таңнары”ның тәүге саны дөнья күрүгә – 90 ел

17 нче июнь көнне әлеге истәлекле дата уңаеннан велойөреш башланды. Маршрут Актаныш – Чишмә – Киров – Татар Ямалысы  – Актаныш (бер якка – 90) торак пунктлары аша уза. Бу вакыйга шулай ук редакциябезнең – “АктанышҮткәннәнКиләчәккә” проекты кысаларында булуы белән дә аеруча күркәм.

“Актаныш-информ” җитәкчесе-баш мөхәррире, велойөрешне әйдәүче – Айнур Гыймадиев бу чараның райондашлар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырганы хакында да ассызыклады.

Сәяхәтне гамәлгә куючылар- “ТАТМЕДИА” АҖ “Актаныш-информ” коллективы, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.

Гасырга буена диярлек сузылган юл буенча тайпылмыйча–нәкъ менә 90 ел инде – Актаныш муниципаль районының “Актаныш таңнары” район газетасы туган телен белгән һәм яраткан, Актаныш районының иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы актуаль вакыйгаларны басма битләреннән алырга күнеккән киң даирә укучылар өчен якын дусты һәм ышанычлы, өметле әңгәмәдәше булып кала.

Безнең “ТАТМЕДИА” АҖ “Актаныш-информ” мәгълүмат һәм мөхәррият үзәге гомумән берничә массакүләм чаралары юнәлешләрен берләштерә – “Актаныш таңнары” газетасы, “Актаныш FM” радиотапшырулары, сайт һәм социаль челтәрләрдәге каналлар, сәхифәләр, “Актаныш авазы” телевидениесе матур гына итеп эшләп килә.

Редакциядә иртәдән бирле телефон тынмый, социаль челтәрләребезгә актив хәбәрчеләрдән хатлар агыла. Бүгенге чорда безнең коллективның эшчәнлеге ялкынланып янган кайнар учак кебек, без кыю да, без үз фикеребезне, халыкныкын да белдерәбез, без колач җәеп алга – матбугат даирәсендәге матур яңарышларга, яхшы үзгәрешләргә омтылабыз. Район тормышының, һәр сулышының көзгесе булган “Актаныш таңнары”ның олуг юбилее уңаеннан әле алда да күптөрле чаралар көтә безне!

Юлай Низаев

“Актаныш-Информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*