tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев танылган җырчы Альберт Әсәдуллин белән очрашты
Васил Шәйхразыев танылган җырчы Альберт Әсәдуллин белән очрашты

Васил Шәйхразыев танылган җырчы Альберт Әсәдуллин белән очрашты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшебез, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин белән очрашты. Җырчы Милли Шура рәисенә үзенең планнары, иҗади проектлары хакында сөйләде. “Хәзерге вакытта джаз юнәлешендәге концерт, мюзикл өлкәсендә эш бара,”-дип белдерде Альберт Асадуллин.

Васил Шәйхразыев җырчыны Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган VIII съездга мактаулы кунак итеп чакырды. Альберт Әсәдуллин конгрессның беренче съездында да делегат булып катнашуын искә төшерде.

Белешмә өчен: Альберт Әсәдуллин — татар җырчысы, Россиянең атказанган (1988), Татарстанның халык артисты (1998). А. И. Герцен исемендәге Русия дәүләт педагогия университетының музыка, театр һәм хореография институты ялгыз (соло) җырлау кафедрасы профессоры.

Җырчыга зур уңыш китергән мизгел – «Орфей һәм Эвридика» рок-операсы. 1974 нче елда А. Васильев белән А. Журбин аны «Орфей һәм Эвридика» исемле беренче совет рок-операсында Орфей партиясен җырларга чакыралар. Шушы партия белән Альберт Әсәдуллин бөтен илгә, дөньяга таныла, күп чит илләрдә чыгыш ясый. Аның исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок музыкасы энциклопедиясенә кертелгән. Халыкара фестивальләр лауреаты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*