Кадерле укучылар, игътибарыгызга Яр Чаллы шәһәре, 42 нче мәктәп укытучысы Лилия Әмированың Гөлшат апа Зәйнашевага багышланган язмасын тәкъдим итәбез. Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрь көнне Югары Тәкермән авылы Г.Зәйнашева исемендәге мәдәният йортында легендар якташыбыз, бөек шагыйрәнең тууына 95 ел тулуга багышланган республикакүләм фестиваль үткәреләчәк. Әлеге чарага фестивальнең сайлап алу туры җиңүче һәм призерлары чакырулы. Татарстан районнары арасындагы йомгаклау туры исә декабрь аенда Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында үтәчәк.
Минзәләнең сайрар былбылы
Гөлшат Зәйнашеваны Сарман районы да, Тукай районы да үз кызлары дип саный. Ә без, Минзәлә районы Югары Тәкермән халкы, аны Минзәләнең сайрар былбылы дип беләбез, чөнки аның шигырьләрендә туган авылы – Тәкермән!
Тәкермәндә узган балачагы
Ярты гасырлык күпкырлы иҗаты, йөздән артык җәүһәрдәй җырлары белән татар халкының тирән ихтирамын казанган шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева1928 нче елның 13 нче гыйнварында Сарман районы Иске Теләнче авылында дөньяга килә. 1930 нчы елда Хисам абый кулак дип Архангельск өлкәсендәге җанкыйгыч Соловки лагерена озатыла, шунда һәлак була. Репрессия корбаны буларак соңрак аклана.
Берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән йорт-җирсез, ач-ялангач, хәерче хәлендә ялгыз калган Әнвәр апа ике яшьлек Гөлшатны Хисам абыйның бертуганы – Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче Маһнуй апага асрамага илтеп бирергә мәҗбүр була. Чаллы-Минзәлә юлыннан ерак түгел урнашкан матур табигатьле бу авыл балачак хатирәсе булып Гөлшат күңелендә гомерлек якты эз калдыра:
Нинди авыл ул, дисәгез,
Моңлы авыл Тәкермән.
Китсәң, сагынып кайтасың,
Мәңге чыкмый хәтердән.
Гөлшат апа Сарман якларында туса да, туган җире дип Тәкермәнне атый. “Сарман мине кабул итмәде”,- дигән сүзләре авылдашлар күңелендә уелып калган.
Нигә моңлы син дип сорамагыз,
Җырларымда Сарман сагышы.
Чыннан да, ана назына коенып яшәр вакытында аны асрамага бирәләр. Сөйләшә башлавы, дөнья белән танышуы да Гөлшатның нәкъ Тәкермәндә була. Балачагы авыр елларга туры килә. Әбиләр истәлекләре буенча, Маһнуй апа кызны үз баласыдай ярата. Өйләре янәшәсендәге кибеттә сатучы булып эшли, танылган тегүче була – бөтен авылны киендереп тора. Гөлшат апаның һәрвакыт зәвыклы киенә белүендә аның да өлеше бар. Ә Хөрмәкәй абый бик холыксыз була, ул тузынган көннәрдә Гөлшат күршеләрдә кунып кала.
Булды кагылып-сугылып,
Ятимлекләр күргән чагым.
Күгәрчен баласы кебек,
Йортсыз-җирсез йөргән чагым.
(“Үзем турында”)
Авыр сугыш елларында үстем,
Балда-майда гына йөзмәдем.
Юлны шадралатып уелып калды
Чабатадан йөргән эзләрем.
(“Авыр сугыш елларында үстем”)
Бу эзләр Гөлшат апаның йөрәгендә дә мәңгегә уелып кала.
Гөлшат Зәйнашева тормышында 3 әни.
Авылда вакытта Гөлшат апа ач-ялангач булмый, Маһнуй апаны әниседәй якын күрә. Гомер буе аңа рәхмәтле булып яши.
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!..
Бу юллар, һичшиксез, Маһнуй апага багышлангандыр. “Үзеңне тәрбияләп үстергән анага мәхәббәт, ананы олылау – балаларның изге бурычы,”- ди ул. Еллар узгач, Гөлшат апаның кияве атаклы хокук белгече Рафаиль Вәли улы Шакирьянов Тәкермән зияратыннан Маһнуй апаның каберен эзләп таба, аңа яңа чардуган койдырып, кабер ташын яңарта. Халкыбызга танылган шагыйрәбезне биргән Маһнуй апа кабере хәзер билгеле. Күп еллар элек авылыбызның мулласы булган Диястин бабай: “Бу каберне эзләп килерләр, мин булмам, авылдашлар, истә тотыгыз, Маһнуй җәсаде шушында күмелгән ”, – дип әйтеп калдырган була.
Гомумән, Гөлшат апа тормышында 3 әни, өченчесе- мәшһүр композитор Сара Садыйкова. “Кайвакыт ул миңа әнием кебек тоела иде. Әллә әнисез үскәнгә, мин аңа әниемә елышкан кебек, серләремне сөйли идем, кайгы-хәсрәтләрем белән уртаклаша идем… Сара апа мине аналарча юата иде. Менә шулай мин аны әнием кебек якын күрдем, дустым, сердәшем, ахирәтем итеп яраттым. Ә бит ул үзе дә мине кызы кебек күрә иде.”
“Өй артымда гына инеш акты…”
Аларның өе түбән очта, бакча артларында инеш, инешнең буеннан – буена куе таллык . Урман йөрәгеннән чыккан умарталык чишмәсе бүәне (буаны бездә шулай атыйлар) туендыра, бүәдән, су буенда 3 чишмә кушылып, инеш башлана. Инеш суы Хәсем яры суы белән кушылып, көчле генә агым булып, Бака күленә барып тоташа. Яздан көзгә кадәр бөдрә таллы инеш буенда сандугачлар тавышы тынмый. Җәйге кичләрдә сандугач сайравы белән бака туе җыры авылга искиткеч бер ямь бирә. Менә шушы гүзәллекне Гөлшат апаның күп шигырьләреннән укып була:
Өй артымда гына инеш акты,
Инеш буйларында калмадым.
( “Инешемә”)
Туган ягым- гөлләр иле,
Гөлгә тиң таллар иле…
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын!..
(“Гөлләр иле”)
Бөдрә таллар яшел ефәк
Күлмәген кигән.
Таллар да никтер моңаеп
Башларын игән.
(“Күл буена килсәң иде”)
Урман, су буе, чишмә, сандугач, топольләр …
Җырлап кайтып киләм борма юлдан,
Мең тавышлы көен көйли урман.
Яшел аланнары-чиккән юрган,
Сабый чагым әллә шунда калган?..
Сабый чакта, үсмер елларда калган хатирәләр гомерлек була. Урман-кырларны, елга-күлләрне ул чакта аеруча игътибар белән күзәткәнгәме, беренче мәртәбә күргәнгәме – алар күз алдыннан китми. Еллар уза тора, тормыш мәшәкатьләре арта. Инде күпме илләр- җирләр күрергә туры килсә дә, андагы матурлыклар балачактагы авыл урманын да, челтерәп аккан чишмәләрне дә алыштыра алмый, чөнки анда безнең эзләр юк. Үземнән чыгып әйтә алам, дөнья матурлыгын Гөлшат апа да нәкъ балачагыннан алып җырга салгандыр. Без аның һәр җырын тыңлап, җырлап үскән кешеләр. Урманыбыз гомер-гомергә авылны җылытучы, туйдыручы изге урын булган. Зәйтүнә әбием, Зөһрә апалар белән уйнап үскән Гөлшат апа да урманның һәр агачын, куагын белгәндер. Урманда ул җанына тынычлык, юату тапкандыр, авыр уйлардан арынгандыр. “Урманнарда йөрдем”, “Кердем карурманнарга”, “Җәйге урман” – тирән мәгънәле җырлар.
Су буе.
Су буенда тал бөгелә,
Бигрәк нечкә тал икән.
Таллар булып бөгелсәң дә,
Туган илдә кал икән.
Су буенда тал бөгелә
Суга сузып яфрагын.
Керфегемә сөрмә итим
Туган җирнең туфрагын.
(“Су буенда тал бөгелә”)
Тәкермәннең су буйлары Гөлшат апа йөрәгендә аеруча якты эз калдыра. Балачакта көне буе су буенда уйнау, бәпкә саклаулар, су керүләр, Борау чишмәсеннән су ташулар, кер чайкауларны онытырлыкмы соң!
Шаулы диңгез түгел, тын инештә
Су коенып, йөзеп үстем мин.
Сандугачлар белән бер улактан
Саф чишмәдән сулар эчтем мин…
Кайтсам, туган авылым ятсынмасмы?
Бар гомерем узды шәһәрдә.
Бәбкә саклап, казлар көтеп кенә,
Их, бу җирдә кабат яшәргә!
(“Их, бу җирдә кабат яшәргә!”)
Тәкермән су буйларында
Чыңлый казлар тавышы.
Казлар кычкырган тавыш ул-
Безнең йөрәк сагышы.
(“Тәкермән авылы”.)
Авылым чишмәләре.
Гөлшат апа Тәкермәнгә бик еш кайтып йөри алмый. Бездә халык бик кунакчыл, югыйсә, аны авылның һәр кешесе үз туганыдай кабул итәр иде. Гөлшат апа тыйнаклыгы белән аерылып торган. Ә авылга кайткач, иң беренче ул су буйларында калган балачагын эзләгән. “Әйдәле, Сәлахи, су буйларын әйләнеп кайтыйк”, – дип әйтә торган булган ул яшьлек дустына. Гөлшат апа, Сәлахи абыйлар белән бергә чишмәгә алып төшә торган кыйгач юл да, яр ишелү сәбәпле, инде күңелдә генә калды. Ә нефтьчеләр җир мае эзләгәндә бәреп чыккан Борау чишмәсе авыл тарихын саклап ага да ага. Бәхетләрен читтән тапкан авылдашлар су буйларын, өч чишмәне, топольләрне сагынып туган якларына кайталар.
Белсәң иде, авылым, чит-ят җирдә
Бу башымнан ниләр кичкәнен.
Чыганак: menzela.ru