tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәренең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле иҗат кичәсен уздырды
Тубыл шәһәренең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле иҗат кичәсен уздырды

Тубыл шәһәренең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле иҗат кичәсен уздырды

Төрле бәйгеләр лауреатлары, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең ел хисабы концертында һәр чыгышлары көчле алкышлар белән үрелеп барды, ветераннар ансамбленә рәхмәт сүзләре яңгырады. Шәһәр мәдәният һәм туризм Департаменты җитәкчесе Анастасия Ионина бүгенге көндә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендәге һәр җырчыга һәм беренче елларны ансамбльдә җырлаучы Клим Садыйковка, Рәшидә Бакиевага Рәхмәт хатларын тапшырды. Тубыл шәһәре Иҗтимагый палатасының милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссия рәисе Альберт Апсатаров 80 яшьләрен узган, 40 елдан артык мәктәптә эшләгән, лаеклы ялда булсалар да күп еллар туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклаган ветеран укытучылар Гөлҗиһан Закировага, Мәхмүдә Әминовага, Заһидә һәм Сөнгатулла Бекениннарга Педагог һәм остаз елы уңаеннан Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә 16 ел җырлаучылар, җыр яраткан яңа килгән җырчылар отчет концертында тамашачыларда җылы тәэсир калдырып яңа җырлары, яңа милли костюмнары белән сөендерделәр. Ансамбльнең җитәкчесе Роза Яхина:”Яшьлеккә сәяхәт”кә 16 ел. Без җылы сүзләр белән арабыздан киткән ансамбльнең сәләтле җырчылары Әлфия Айданованы, Гөлнур Мусинаны, баянда уйнаган Рият Гарифхановны, Нәҗим Корбановны, концертларны матур алып барган, сәнгатьле шигырь сөйләгән Закир Закировны, ансамблебезнең старостасы Мансур Әминовны, Рифхат Суючбакиевны, Мәфрүзә Мортазинаны, Гөлфизар Абдарахманованы искә алабыз, Коръән ашларында дога кылабыз. “Яшьлеккә сәяхәт”тә күпчелегебез лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары. Ансамбль белән Төмән өлкәсенең Тубыл, Вагай, Аромаш, Төмән районнарында урнашкан татар авылларында концертлар белән булдык.

“Яшьлеккә сәяхәт” коллективына яңа җырчылар килгәне дә матур күренеш. Камәрия Темирова, Римма Шәрипова, Факия Абдуллина, Нурия Вафеева, Фәридә Айбатовалар безнең белән гореф-гадәтләребезне саклап, татар җырларыбызны әле күп еллар җырларлар дип ышанам. Безнең иҗатташ дусларыбыз булган Әлмөхәммәт Хәбибуллинга, Октябрист Мәҗитовка, Гали Сәитовка, Роберт Сәитовка, Әлфия Айбатовага, Альберт Атышевка рәхмәтлебез. Күп еллар себер татар мәдәният үзәгенең матур, җылы залларында репетицияләр үткәрәбез, шәһәр хакимиятенә, мәдәният һәм туризм Департаментына, себер татар мәдәният үзәгенең җитәкче вазифасын башкаручы Айгөл Моратовага изге эшләрендә уңышлар телибез. Безгә матур милли костюмнар алуда ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына, шәһәр себер татарлары автономиясенә рәхмәтләребезне әйтәбез.

Отчет концертыбызны үткәрүдә ветераннар ансамбленә ярдәм күрсәткән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцевага, шәһәр Иҗтимагый палатасының милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссия рәисе Альберт Апсатаровка, чәй табынын оештыруда ярдәм иткән Маһинур Тимербулатовага ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Концертыбызны бизәгән Төмән өлкәсенең танылган, популяр “Пышны” ансамбленә, җитәкчеләре Җәгъвар Касимовка җылы теләкләребезне җиткерәбез,”–дип концерттан соң кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты.

16 ел татар телен, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда, үстерүдә үзләренең мөһим ролен үтәгән “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә яңа иҗади уңышлар телибез.

                                                    Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*