Узган атнада Россия мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин өлкә руханиларыннан тупланган Нижгар делегациясен кабул итте.
Төбәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров шәхсән үзе җитәкләгән делегация составында өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов, безнең дини оешма рәисенең беренче урынбасары Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов һәм Аксакаллар советы рәисе Мансур Хөсәенов та бар иде.
Алар мөфти белән өлкә үзәгендә Ярминкә мәчетен торгызу, төгәлрәк әйткәндә, 9 июльдә Түбән Новгородта узачак I Идел буе Сабан туе кысаларында иман йорты нигезенә таш салу, шулай ук өлкә мөселманнары нәзарәтенең чираттагы съездын үткәрү темалары турында сөйләштеләр.
Әйтергә кирәк, Ярминкә мәчетен торгызу проекты өстендә эшне бүген Россия Диния нәзарәте һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте алып бара. Проект буенча гыйбадәтханәнең мәйданы 475 кв. метр тәшкил итәчәк һәм ул бердән 400дән артык кешене сыйдыра алачак.
Әлеге очрашуда шулай ук мөфтинең урынбасарлары: профессор Дамир Мөхетдинов, Рафик Фәттахетдинов, Илдар Нуриманов һәм Равил Сәйфетдинов та катнашты.
Румия ХАМЗИНА.
“Туган як” газетасы