tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия”дә шәкертләр шигырьләр сөйләп ярышты
“Мөхәммәдия”дә шәкертләр шигырьләр сөйләп ярышты

“Мөхәммәдия”дә шәкертләр шигырьләр сөйләп ярышты

Шәгъбан аеның 18-нче көнендә (31-нче мартта), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигырь сөйләү бәйгесе уздырылды.

Әлеге бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Нәзарәт җитәкчелеге, танылган татар шагыйрьләре, каләм ияләре, мөгаллимнәр катнашында үтте. Көн дәвамында мәдрәсә шәкертләре намаз бүлмәсенә җыелып, көндезге бүлектә укучы 207 укучы жюрига Г.Тукайның һәм татар шагыйрьләренең дин, милләт, туган җир темасына багышланган шигырьләрен яттан сөйләп күрсәтте. Әлеге бәйге булачак имамнар һәм мөгаллимнәрнең халык алдында чыгыш ясау осталыкларын үстерү, туган телгә булган мәхәббәтне арттыру максатыннан үткәрелде.

Бәйгенең рәсми ачылышы Коръән аятьләре укып башланып китте. Аннары “Әл-Хөҗүрәт” сүрәсенең 13-нче аяте китерелде: “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне (Адәм исемле) бер ирдән һәм (Хава исемле) бер хатыннан яралттык. (Һәммәгезнең дә ата-анасы бер булганга күрә, нәсел-чыгыш белән мактануның ни мәгънәсе бар?) Без сезне (бер-берегезгә уйламый-нитми теләсә ни сөйләр өчен түгел,) танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – (иң асыл нәселдән булганнарыгыз түгел, Аллаһы Тәгаләнең харамнарыннанан сакланган) бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – (һәрнәрсәне) Белүче, (һәрнәрсәдән) Хәбәрдар”.

Алга таба оештыручылар жюри әгъзалары белән таныштырып үтте. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, татар теле, әдәбият, ораторлык осталыгы мөгаллимнәре Гаптрәүф Нуриев, Флера Ханнанова, шагыйрь Рифат Сәлах, шагыйрә Ләйсән Солтанова бәяләде.

Моннан тыш, бүген шулай ук мәдрәсәдә укучы кыз балалар арасында татар халкының чигү үрнәкләре буенча игълан ителгән бәйге җиңүчеләре дә игълан ителде. Укучылар күңел җылылыкларын, күз нурларын түгеп, чиккән кулъяулыклар, мендәр тышлары, сөлгеләр тәкъдим иттеләр. Бәйге татар гореф-гадәтләрен, чигү үрнәкләрен саклау, кызларны кул эшләренә өйрәтү максатыннан үткәрелде. Оештыручылар чигү бәйгесенең буыннар арасындагы бәйләнешне саклау чарасы булуын билгеләп үттеләр. Мәдрәсә кызлары, чигүнең төрле ысулларын эзләп, бик теләп үзләренең чигү эшләре белән катнаштылар, матурлыкны күрергә өйрәнделәр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*