tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Татарлар” газетасын 10 еллыгы белән котлады
Васил Шәйхразыев “Татарлар” газетасын 10 еллыгы белән котлады

Васил Шәйхразыев “Татарлар” газетасын 10 еллыгы белән котлады

Бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында “Татарлар” газетасының 10 еллыгына багышланган тантаналы чара уза.  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бер дистә ел милләттәшләребезгә хезмәт итүче басманы ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тәбрикләде.

“Татарлар газетасы ул безнең горурлык. Аңа әле 10 ел гына булса да, без регионнарда очрашуларда йөргәндә, ул безнең рупор. Безнең “Татарлар” тапшыруы бар, сайтыбыз бар, журнал да чыгарабыз. Ләкин “Татарлар” газетасы ул бездә генә һәм ул берәү генә. Газета битләрендә һәр региондагы татар тормышын күреп була.  Авыл эшмәкәрләре форумы белән газетаның 10 еллыгы бергә туры килүе дә зур бәйрәм”. – дип сөйләде Милли Шура рәисе.

Шулай ук Васил Шәйхразыев күпьеллык хезмәтләре өчен газетаның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхиевага, газета хезмәткәрләре Гөлнур Хәсәншина, Фирдәвес Исмәгыйлева һәм Ринат Хәсәншинга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын да тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*