tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ришат Хәбипов: Авылдагы кече хуҗалыкларга 3,2 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелде
Ришат Хәбипов: Авылдагы кече хуҗалыкларга 3,2 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелде

Ришат Хәбипов: Авылдагы кече хуҗалыкларга 3,2 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелде

Бүген Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте. Рәсми ачылыштан соң делегатлар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологияләре (кече механикалаштыру)» дип исемләнгән дискуссион мәйданчыкта катнаштылар.

Чараның модераторлары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Россия татар авыллары Ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов булды. Дискуссион мәйданчыкта «АгроЛидер» авыл хуҗалыгында эшкәртү, тәэмин итү, сату һәм куллану кооперативы рәисе Ирек Хамадишин (ТР, Мөслим районы), “Зарипов Р.А. крестьян-фермер хуҗалыгы” башлыгы Рамил Зарипов (БР, Борай районы), крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Әлфиз Балтаев (Пермь крае Барда районы), «Дворянская» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять агрофирмасы җитәкчесе Камил Бирюков (Ульян өлкәсе Радищев районы), ИП «Турушев» җитәкчесе Илшат Турушев (Төмән өлкәсе Вагай районы), «Бионоватик» («Bionovatik») компанияләр группасының Татарстан Республикасында агросопровождение буенча хезмәт күрсәтү җитәкчесе Рәшит Хөснетдинов чыгыш ясадылар.

Чара барышында министр урынбасары 2020 елда ТР авылларындагы кече хуҗалыкларга 25 юнәлеш буенча 3,2 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелгәнлеге турында ассызыклап узды. Биектау, Кукмара, Нурлат, Лениногорск, Теләче районнарында уңышлы эшләүче КФХ эшчәнлекләре белән дә таныштырып узды. Гомумән дискуссион мәйданчыкта чыгыш ясаучылар авыл хуҗалыгы (терлекчелек, кошчылык, балык үрчетү), авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату темалары турында сөйләделәр.

Каклаган каз белән “Вкусы России” бәйгесенең лауреаты булган “АгроЛидер” кооперативы рәисе Ирек Хамадишин Мөслимдә кошчылык тармагында эшләүче 30дан артык эшмәкәр булуын һәм район 2020 елда 3355 тонна кош ите җитештергән булуын сөйләп узды.

Ульян өлкәсеннән килгән эшмәкәр Камил Бирюков үз агрофирмасы мисалында бөртекле ашлыкны тирәнтен эшкәртү хуҗалыклары булмавы, кулланылган ашламаның 80 проценттан артыгы  чит илдән кертелгән булуын һәм яхшы белгечләр кытлыгы кебек мәсьәләләргә тукталды.

Утырышта яңгыраган мөһим фикерләр гомум резолюциягә кертелеп 2 апрель көнне Татарстан Президенты катнашындагы узачак пленар утырышта яңгыраячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*