tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл җирлегендә сыйфатлы азык-төлек җитештерү темасына багышланган дискуссион мәйданчык узды
Авыл җирлегендә сыйфатлы азык-төлек җитештерү темасына багышланган дискуссион мәйданчык узды

Авыл җирлегендә сыйфатлы азык-төлек җитештерү темасына багышланган дискуссион мәйданчык узды

Бүген,  IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында «Авыл җирлегендә сыйфатлы азык-төлек җитештерү – сәламәт милләткә туры юл» дискуссион мәйданчыгы үз эшен башлады. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында 100 якын делегат җыелды.

Утырышның модераторлары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасының Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Ленар Гарипов әлеге секция утырышында катнашучыларны сәламләде һәм “Татарстан Республикасында җитештерелгән сыйфатлы азык” темасына чыгыш ясады. “Сәламәт милләтнең генә киләчәге бар бүгенге көндә. Дөрес туклану өчен иң кирәкле, тәмле һәм натураль продуктлар Татарстанда җитәрлек дәрәҗәдә җиткерелә,” – дип ассызыклады ул. Шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Татарстанда җиткерелгән продукциянең чит регионнарга һәм чит илләргә эскпорты хакында сөйләде.

Шулай ук секция утырышында Татарстаннан, Төмән өлкәсеннән, Саха (Якутия) Республикасыннан, Мари Иле Республикасыннан, Башкортстан Республикасыннан һ.б. регионнардан эшмәкәрләр чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасының Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова “Тәрбия баскычлары” исемле фильм хакында сөйләде. Дисктагы фильмның эчтәлеге балачактан ук милли гореф–гадәтләр нигезендә тәрбия бирүгә багышлана.

Дискуссион мәйданчыкта катнашучылар үзара килешүләр төзү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, эшмәкәрлек эшен алып бару серләре белән уртаклаштылар.

“Секция утырышында делегатларның үзара аралашуы, үз фикерләре белән уртаклашуы – һәрберебез өчен кирәкле һәм мөһим тәҗрибә! Эшләрегездә уңышлар!” – диде Кадрия Идрисова.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*