Вакыт җиткерә алмыйбыз. Таң ата да кай арада кич тә була. Бер караганда, элекке вакыттагы кебек керне кул белән юмыйбыз, утын ярып, мич ягасы юк, су өйгә кергән. Кирәк җиребезгә машинага утырып тиз генә барып кайтабыз. Әмма барыбер ниятләгәнеңне эшләп өлгереп булмый, вакыт бездән дә тизрәк ашыга.
Шул ук вакытта вакытыбызны телевизор, гаджетлар да “урлый”. Исәпләп карасаң, тәүлекнең бер-ике сәгате интернетта утырып кына узадыр да. Мөселман кешесе вакытын ничек уздырырга тиеш, кыямәт көнендә аның өчен адәм баласыннан сорау булачакмы? “Рәхмәтулла” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән шул сорауларга җавап эзләдек.
– Хәзрәт, кыямәт көне алдыннан вакыт тизәер, диләр. Бу вакытның бәрәкәте бетү белән бәйлеме икән?
– Коръәндә вакытның тиз узуы турында нәрсә дә булса әйтелми, әмма анда Аллаһы Тәгалә, төшкә хәтле булган вакыт белән, таң белән, төн белән ант итәм, ди. Ә менә Әнәс бин Мәликтән килә торган хәдистә, Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Кыямәт көне җитмәс, бер ел – бер ай, бер ай – бер атна, бер атна – бер көн, бер көн – бер сәгать, ә бер сәгать шырпы сызарлык мизгел кебек узмыйча”, – дип әйтеп калдырган. Гомер тиз узып китә, аны бәрәкәтле итеп үткәрергә кирәк.
– Вакытның узуын сизми калуыбызда, бәлки, гаджетларның да “гаебе” бардыр. Шуны кулыбызга алсак, дөньябыз онытыла. Димәк, буш вакытны дөрес уздыра белмибез.
– Пәйгамбәреебз (с.г.с.)нең бер хәдисендә: “Биш нәрсә килгәнче, әүвәлге бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, авыру килгәнче – сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның”, – ди. Көндәлек эшләрдән тыш, без Аллаһыга гыйбадәт кылырга да вакыт табарга тиешбез. Буш вакытны зикер әйтеп, тәсбих тартып, Коръән укып, дини гыйлем алып йә булмаса бер игелекле, саваплы гамәл кылып үткәрү бу дөньяң өчен дә, ахирәтең өчен дә файдалы. Игелек кыла алмасаң, һичьюгы гөнаһ эшләмә, бу да сәдака булып язылыр, иншаллаһ, дигән хәдис тә бар.
– Мәчеткә йөрергә, намаз укырга вакыт калмый диючеләр дә бар. Бу үзенә күрә бер аклану гынамы икән?
– Намаз уку берничә минут вакытны гына ала. Кешенең вакыты телевизор каршында утырып, телефоннан кирәкмәгән сөйләшүләр алып барып, күбрәк тә узадыр. Ә менә кыямәт көнендә вакытны ничек үткәрүебез турында соралачакбыз. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Кыямәт көнендә Аллаһының коллары биш әйбер турында соралмыйча бер адым да атлый алмаслар”, – ди. Шуларның берсе – яшьлеген ничек уздырган? Өлкәннәр арасында, дөрес яшәмәдем, яшьлегем җил куып узды, дип сыкранып йөрүчеләр күп. Кызганыч, алар олыгайгач кына аңлый шул моны. Гел шулай яшь, көчле, сәламәт булырсың кебек бит ул. Гомер бетмәгән, иртәгә эшләрмен дип калдырабыз, иртәге көн җиткәч, тагын иртәгә дип калдырабыз. Бу гадәт хәзер бигрәк тә күп таралган. Имам әт-Табари 30 мең биттән торган Коръән тәфсирен яза. Укучыларына, тыңлыйсызмы, мин укыйм, дигәч, аңа, бик күп язылган, тыңларга мөмкинлегебез юк, диләр. Шуннан тәфсирне кыскарта-кыскарта, ул өч мең биткә кала. Аны да тыңларга авырсыналар. Шуннан әт-Табари, сездә миддәт аз, ягъни тырышлык, хирыслык җитми ди. Кемдер шуны көне-төне язып чыккан, ә кемнеңдер тыңларга да сабырлыгы юк.
– Акча югалтсак кайгырабыз, ә вакытыбыз бушка узганга юк. Бер караганда акча була ул, ә вакытны кайтарып булмый. Нишләптер без адәм балалары моны аңлап бетермибез.
– Тәкъва мөселманнар вакытлары бушка узганга бик кайгыра торган була. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар арасында да, көн бер файдасызга үтте, дип борчылучылар бүген дә бар әле. Вакыт – агымсу, аны кире кайтара торган бер машина да уйлап табылмаган әле. Безнең өчен вакыт ул зур хәзинә. Аны мәгънәсез ток-шоулар, файдасыз сериаллар карап, буш сүз сөйләшеп, бер сәбәпсез диванда аунап үткәрмик. Вакытның кадерен белеп, гыйбадәттә булып, бу дөньябыз өчен дә, ахирәтебез өчен дә игелекле гамәлләр кылып яшик.
Дилбәр Гарифуллина