tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның сынлы сәнгать музеенда Татарстан Республикасы рәссамнары әсәрләреннән күргәзмә ачылды
Ульяновскиның сынлы сәнгать музеенда Татарстан Республикасы рәссамнары әсәрләреннән күргәзмә ачылды

Ульяновскиның сынлы сәнгать музеенда Татарстан Республикасы рәссамнары әсәрләреннән күргәзмә ачылды

“Татарстанның хәзерге заман сәнгате” дип исемләнгән күргәзмә республика Рәссамнар берлегенең 85 еллык юбилеена багышлана.

Бай эчтәлекле экспозициядә табигать күренешләре, графика, скульптура әсәрләре һәм декоратив-кулланма иҗат әйберләре – барлыгы кырыктан артык ядкарь урын алган. Әлеге экспонатлар арасында Роберт Гайсинның “Балалар үсә”, Сәгыйдә Сираҗиеваның “Туган илем”, Фәридә Якупованың “Реквием” картиналары, Рият Мөхәмәтдиновның “Тукайга багышлана” графикасы, Тимофей Тюринның “Муса Җәлил” медале, Зөлфия Мухамедьянованың “Уен” скульптурасы, Юрий Павловның “Кабан күле риваяте” һәм “Сабантуй” дип аталган шкатулкалары аеруча игътибарны җәлеп итәләр.

Өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Ирек Нуртдинов күргәзмәгә югары бәя биреп һәм соклануларын белдереп, чараны оештыручыларга – Татарстан мәдәният министрлыгы белән ТР Рәссамнар союзына рәхмәт сүзләрен юлладылар.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*