Галимҗан Ибраһимов – XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән язучы, классик әдип һәм журналист, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, галим һәм укытучы, татар телендәге дәреслекләр авторы, тел белгече, тарихчы һәм сәясәтче, татар прозасында аерым бер урын алып торучы зур талант иясе.
Аның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Метрәй авылы китапханәчесе укучылар өчен “Галимҗан Ибраһимовның тормыш дулкыннары “ исемле китапханә сәгате үткәрде. Чарада укучылар язучының тормыш юлы , иҗаты белән таныштылар.