tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә Сабан Туена бүләк җыю чарасы узды
Мөслимдә Сабан Туена бүләк җыю чарасы узды

Мөслимдә Сабан Туена бүләк җыю чарасы узды

Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Бүген күркәм гадәт буенча авыл урамнары буенча, йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыю чарасы үтте. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды.  Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды. Чарада катнашкан бар райондашларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Исегезгә төшерәбез, 2-3 июль көннәрендә Татарстан Республикасының Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы тырышлыгы белән оештырыла.

muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*