tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайның Ислам үзәгендә “Ак калфак”лылар җыелды
Чистайның Ислам үзәгендә “Ак калфак”лылар җыелды

Чистайның Ислам үзәгендә “Ак калфак”лылар җыелды

Чистайның Ислам үзәгендә шәhәр мөhтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе Фәрит Галимов белән Чистай “Ак калфак”лар иҗтимагый оешмасының активы белән очрашты. Очрашуда Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены резолюциясе буенча алдагы эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Гамәлгә район өчен беренче тапкыр “Туган тел” фестивале, “Татар кызчыгы, Татар малае-2021” бәйгеләрен кертү буенча фикер алышу булды.

Очрашуда районның мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, укытучылар, Татар театры үзешчәннәре, мәчетләрдә белем алучы мөслимәләр катнашты. Күчмә утырышларның тематикасы билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*