tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стәрлебашта татар мәгърифәтчесе Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл куелды
Стәрлебашта татар мәгърифәтчесе Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл куелды

Стәрлебашта татар мәгърифәтчесе Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл куелды

Кичә, 29 июнь көнне, Стәрлебашта тарихи шәхес – татар иҗтимагый эшлеклесе, ахун, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2нче һәм 3нче чакырылыш Дәүләт Думалары әгъзасы Мөхәмәтшакир Тукаевка бакыр һәйкәл куелды (скульпторы – Ильяс Галиуллин). Һәйкәл Ягафәр Хисәметдинов һәм Хисәметдин Исмәгыйлевләрнең башлангычы һәм көче белән эшләнелде.

Тарихи белешмә: Эстәрлебаш революциягә кадәр үзенең борынгы, зур, атаклы мәдрәсәсе белән билгеле булган. Ул мәдрәсә 1640-1660 елларда ачылган һәм Петр I тарафыннан 1720 елда рөхсәт ителгән. Идел буйларында аны «Кече Бохара» дип атаганнар. Әби патша 1768 елны Казанга килгәч, калада беренче таш мәчетне төзергә рөхсәт бирә. Эстәрлебаш мәдрәсәләрендә белем алырга тирә-як төбәкләрдән генә түгел, ерак-ерак җирләрдән дә шәкертләр килгән. Мәдрәсәләрнең саны — кырыклап, шәкертләр исә алты йөзләп, кайсы елларда меңнән дә артып киткән. Ә бит бу вакытларда Эстәрлебашта ике мең генә кеше яшәгәне билгеле. Шулай итеп, ул чакта авылдагы һәр өч кешенең берсе шәкерт була. 1905 елга кадәр татар шигъриятенең бер үзәге Эстәрлебашта булган. Мөхәммәтшакир Тукаев – мәдрәсә мөдәрисе, Дәүләт Думасы депутаты. 1898 елда чыккан “Тарих Эстәрлебаш” китабының авторы. Аның тырышлыгы белән 1909 елда Эстәрлебашта малайлар өчен казна мәктәбе, 1914 елда — кызлар мәктәбе ачыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*