tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары рейтингында икенче урынны алды
Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары рейтингында икенче урынны алды

Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары рейтингында икенче урынны алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның май-июнь айларында губернаторлар рейтингында икенче урынга чыкты. Беренче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин. Бу хакта «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәгенең «Татар-информ»га биргән документларында әйтелә.

Татарстан Президентының югары позициясе аның республикада булган резонанс вакыйгаларга карата гамәлләре белән бәйле. Әйтик, Казанның 175нче мәктәбендә булган фаҗига көнендә Рөстәм Миңнеханов беренче булып вакыйга урынына килде, ә аннары зыян күргән балалар янына килде. Ул вакыйгалар үзәгендә генә түгел, ә барлык хезмәтләрнең эшен координацияләде, дип ассызыклады журналист, политолог — РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Малькевич.

Рөстәм Миңнеханов һәм Собяниннан тыш, Россия Федерациясе төбәкләренең топ-5 җитәкчесе исемлегенә Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор керде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*