Удмуртия Республикасы Можга шәһәрендә корбан-фест бәйрәме зурлап уздырылды. Милли автономия һәм мәчет белән беррәттән “Ак калфак” оешмасы кызлары да чарага зур өлеш керттеләр. “Токмач кисү”, ” Прәннек бизәү”, ” Брошь ясау” остаханәләрен уздырдылар , чәк-чәк белән чәй эчерттеләр. Бәйрәм программасын алып бару да “Ак калфак” лыларда булды.
Чара 2 өлешкә бүленеп узды. Беренче өлеш дингә багышланды( хиджаб коллекциясе, корбан бәйрәменә багышланган викторина, сурәләр укылды), ә икенче өлеш – татар теленә (татар милли киемнәр коллекциясе, шигырьләр, жырлар булды)
Жырлар, шигырьләр, сүрәләр бәйрәмгә ямь өстәде. Өлкән апалар белән беррәттән нәни дусларыбызда үзләрен курсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле утте.