tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли ризыкларны татып карау, лекторийлар һәм мастер-класслар: өченче «Итиль» фестивале кунакларын нәрсә көтә
Милли ризыкларны татып карау, лекторийлар һәм мастер-класслар: өченче «Итиль» фестивале кунакларын нәрсә көтә

Милли ризыкларны татып карау, лекторийлар һәм мастер-класслар: өченче «Итиль» фестивале кунакларын нәрсә көтә

Горький исемендәге паркта 12 нче августта Идел буе халыкларының «Итиль» яңа этник мәдәнияте өченче фестивале узачак. Бу вакыйга күрше төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булачак.

Программада – Идел буе халыкларының заманча музыкасы белән танышу, балалар мастер-класслары, милли ризыкларны дегустацияләү, традицион орнаментлар күргәзмәсе һәм кулдан эшләнгән әйберләр сату.

Беренче тапкыр ачык лекторий эшли башлаячак, анда төрле очрашулар һәм фикер алышулар узачак. Кунакларны Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы да көтә.

«Итил» фестивале 12:00 сәгатьтә Горький паркының яшел аланында башлана һәм 22:00 сәгатьтә тәмамланачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*