tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можга шәһәренең “Ак калфак” оешмасы корбан-фест бәйрәмен уздырды
Можга шәһәренең “Ак калфак” оешмасы корбан-фест бәйрәмен уздырды

Можга шәһәренең “Ак калфак” оешмасы корбан-фест бәйрәмен уздырды

Удмуртия Республикасы Можга шәһәрендә корбан-фест бәйрәме зурлап уздырылды. Милли автономия һәм мәчет белән беррәттән “Ак калфак” оешмасы кызлары да чарага зур өлеш керттеләр. “Токмач кисү”, ” Прәннек бизәү”, ” Брошь ясау” остаханәләрен уздырдылар , чәк-чәк белән чәй эчерттеләр.  Бәйрәм программасын алып бару да “Ак калфак” лыларда булды.

Чара 2 өлешкә бүленеп узды. Беренче өлеш дингә багышланды( хиджаб коллекциясе, корбан бәйрәменә багышланган викторина, сурәләр укылды), ә икенче өлеш – татар теленә (татар милли киемнәр коллекциясе, шигырьләр, жырлар булды)

Жырлар, шигырьләр, сүрәләр бәйрәмгә ямь өстәде. Өлкән апалар белән беррәттән  нәни дусларыбызда үзләрен курсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле утте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*