tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Җиңү поезды» күчмә музеенда 7 меңгә якын кеше булды
Татарстанда «Җиңү поезды» күчмә музеенда 7 меңгә якын кеше булды

Татарстанда «Җиңү поезды» күчмә музеенда 7 меңгә якын кеше булды

«Җиңү поезды» күчмә музее Татарстанның өч шәһәрендә: Казан, Чаллы һәм Норлатта булды. Гомумән алганда, Бөек Ватан сугышына багышланган экспозициягә 7 меңгә якын кеше килгән.

«Без илебез тарихына багышланган мондый интерактив экспозицияләргә ихтыяҗны күрәбез. «Җиңү поезды»на балалар һәм яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә килде. Анда алар ул вакыттагы атмосферага чума алдылар. Минемчә, бу проект – яшьләрне патриотик тәрбияләүнең искиткеч юлы», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Поезд составына барлыгы 12 вагон керә, шуларның унсы экспозиция һәм икесе техник. Эчендә 4 мең реквизит берәмлеге һәм 150 скульптура фигурасы урнашкан.

«Мин экспозициянең барлык күргәзмә вагонын уздым. Бабаларыбыз җиңү яулаган вакытта булган кебек тоела. Минемчә, мондый интерактив проектлар яшьләрнең игътибарын безнең тарихка җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Бу дәреслекләр һәм лекцияләр аша гына түгел, ә шундый җанлы һәм кызыклы форматта да була», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Айрат Исрафилов, ул күчмә музейга үзенең ике баласы белән килде.

Чыганак: minmol.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*