tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Исәнмесез, җилләр, туган җирләр!”
“Исәнмесез, җилләр, туган җирләр!”

“Исәнмесез, җилләр, туган җирләр!”

Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ганс-Христиан Андерсен исемендәге халыкара, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Роберт Миңнуллин ике тугандаш республиканың дуслык күперен салучы һәм ныгытучыларның берсе булды.

Роберт Миңнуллинның 75 еллыгын каршылап, шагыйрнең туган ягында чаралар үткәрелде. Шулар арасында Илеш районының үзәкләштерелгән район китапханәсе “Исәнмесез, жилләр, туган җирләр!”, балалар район модель китапханәсе – “Балачак бәйрәмнәре”, район Мәдәният сарае – “Мин Сөн кошы!” конкурслары.

“Исәнмесез, җилләр, туган җирләр” дигән искә алу һәм конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү кичәсенә тугандаш ике республикадан хөрмәтле һәм мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында Башкортстанның Әхмәтзәки Валиди исемендәге Милли китапханәсе директорының мәгълүмати һәм инновацион технологияләрне үстерү буенча урынбасары Радмир Байегетов һәм Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Рифат Биккулов, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насипов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, Роберт Миңнуллинның хатыны Клара Миңнуллина, Роберт Миңнуллин исемендәге фонд җитәкчесе Таңсылу Сабирова, Татарстан Язучылар берлегенең рәис урынбасары Факил Сафин, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова әдәби премиясе лауреаты Әлфия Ситдыйкова, Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең әдәби-туган якны өйрәнү музее мөдире, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина һәм башкалар бар иде.

Чараны Илеш район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин ачып,
Роберт Миңнуллинның Башкортстанга, Илешкә, туган авылы Шәммәткә карата аеруча үзгә хөрмәт булуын ассызыклады.

– Роберт абый һәрвакыт туган җиренә, якташларына олы хөрмәт белән карады. Мәктәп, китапханәләрдә узган очрашуларда зур теләк белән катнашты. Аның туган ягына кайтуы бәйрәмгә әверелмичә калмый иде, чөнки ул – халыкны, халык – аны яратты. Ул ике тугандаш халык – татар белән башкорт арасында дуслык күперен ныгытучыларның берсе булды. Ул бу җәһәттән һәм тирән акылы, гадел булуы белән безгә һәрвакыт үрнәк булды. Бүгенге көндә Роберт Миңнуллиннның исемен мәңгелештерү эшләрен дәвам итү дә күз уңында тотыла. Роберт абыйның иҗаты халык күңелендә мәңге яшәр, – диде Илдар Иршат улы.

Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов та Роберт Миңнуллин исемен мәңгеләштерү өчен Илеш районының үзәк китапханәсенә аның исемен бирергә тәкъдим ясады. Роберт Миңнуллинның энесе Ким Миңнуллин абыйсының традициясен дәвам итеп, Илеш районы үзәк китапханәсенә бүләккә китаплар тапшырды. Хәтер кичәсендә чыгыш ясаучылар Роберт Миңнуллинның тормыш юлына байкау ясады, хатирәләр белән уртаклашты.

Чарада Роберт Миңнуллинның шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. “Исәнмесез, жилләр, туган җирләр!” конкурсында җиңүчеләрнең, “Акбузат” балалар бию ансамбленың чагу чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Әйткәндәй, бүгенге чарага Татарстанның Актаныш районы мәктәпләреннән һәм балалар бакчасыннан балалар да катнашты.
Кичәдә бәйгедә җиңүчеләргә Илеш районы хакимияте, балаларны конкурска әзерләгән укытучыларга, китапханәчеләргә Роберт Миңнуллин исемендәге фонд җитәкчесе Таңсылу Сабирова мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Чара Илеш районы хакимияте, мәдәният бүлеге, үзәкләштерелгән район китапханәсе берлегендә ил Президенты гамәлгә куйган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында үтте.

“Исәнмесез, жилләр, туган җирләр!” искә алу һәм конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү чарасын Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды.
Бу хакта тулырак “Кызыл таң” гәзитенең алдагы саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*