tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җырлыйк әле!” “Бабай утары”н янә моңга күмәчәк
“Җырлыйк әле!” “Бабай утары”н янә моңга күмәчәк

“Җырлыйк әле!” “Бабай утары”н янә моңга күмәчәк

Үзешчән татар фольклор коллективлары арасында оештырылган “Җырлыйк әле!” фестиваль-бәйгесе – Люция Вафина җитәкчелегендәге иҗтимагый оешманың иң зур проектларының берсе. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны өйрәнү, саклау һәм киләсе буынга тапшыру максатын күз уңында тоткан әлеге чара быел августта Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” ачык һава астындагы этномузей биләмәсендә 6нчы тапкыр узачак.

Узган елдан башлап әлеге фестивальдә, Башкортстандагы коллективлардан тыш, күрше төбәкләрнең үзешчән ансамбльләре дә катнаша. Быел исә республикабыздагы 13 үзешчән коллектив белән бер сәхнәдә Татарстан, Марий-Эл республикалары, Казахстан кунаклары да чыгыш ясаячак. Биш ел дәвамында әлеге бәйгедә Гран-при яулаучылар да үзләренең чыгышларын тәкъдим итәчәк. Ике көн дәвамында фестиваль уздырылган мәйданга 700дән артык кеше килүе көтелә.

Әлеге күләмле чарага әзерлек чикләрендә күчмә утырышка берничә ел элек Уфа шәһәрендә оешып, уңышлы эшләп килүче “Нәүруз” татар фольклор һәм вокал ансамбле юкка гына чакырылмады. Лилия Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге ансамбль, “Ак калфак”ның байтак чараларында актив катнашудан тыш, әлеге фестивальне үткәрүгә дә үз өлешен кертәчәк.

Әйткәндәй, әлеге коллективта яшьләр дә бар. Шулай, Ясминә Мөхәммәдиева – 13 яшьтә булуына карамастан, бик күп иҗади конкурслар җиңүчесе. Сарманда үткәрелгән “Илһам чишмәләре”ннән дә “Су буенда” һәм “Әдрән диңгез” җырларын башкарып, дипломант булып кайтты.

Шулай ук бу көнне Агыйдел һәм Сим елгалары кушылган урында Мидхәт Әбделманов һәм Люция Вафина иҗат иткән “Ак калфак” җырына “Нәүруз” ансамбле яңа клип та төшерде.

“Җырлыйк әле!”гә әзерлек тулы куәткә бара. Фестиваль быел да бик оешкан төстә узар, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бергә җыеп кына калмыйча, башка еллардагы кебек, анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмас тәэссоратлар, очрашу, аралашу шатлыгы да бүләк итәр, дип ышанасы килә.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*