tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң зур Сабантуй
Иң зур Сабантуй

Иң зур Сабантуй

2022 елда Сергач округында югары оеш­тыручанлык белән яңа форматта һәм яңа урында – Пьяна елгасы буендагы иркен, тигез тугайда гөрләп узган Кочко-Пожар сабан туеның быелгысы күп санлы халык­ны (7 мең тирәсе) кабат культурасы, мас­штабы белән шаккатырды. Әлеге тарихи, грандиоз вакыйгадан соң ике атна вакыт узып китсә дә, Кочко-Пожарда рәсми ста­туста үткән I Сергач округы Сабан туеның халык теленнән төшкәне юк. Бу инде бәйрәмнең һәр кешегә ошаганы турында сөйли. Ә аның байрагын Шөбиленең яшь фермеры Ильяс Арифуллин һәм Кочко- Пожар авылының спорт ветераны Илһам Жиһаншин күтәрде. Ә инде ике ел эчендә шушы Сабан туеның абруен искитмәле югарылыкка мендергән эшмәкәр, Сер­гач округы депутаты, өлкә милли көрәш федерациясе президенты, Кочко-Пожар авылының инициатив төркеме рәисе, Нижгар татарлары конгрессында Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаиповның җәмәгатьчелек юнәлешләрендәге уңышларына сокланимый мөмкин түгел. Шун­дый егетләребезнең фидакарь хезмәте аркасында мирасыбыз җәүһәре булган Сабан туе мең яшәячәк.

Киң колачлыкта бай про­граммалы булып актив узган матур, сокланырлык милли бәйрәмебезнең даны Нижгар татарларының башкаласы Сер­гач җирлеге чикләреннән чыгып, милләттәшләребез яшәгән баш­ка төбәкләргә дә киң таралды һәм шуның белән Сергач татар­лары абруе тагын бер баскычка күтәрелде дип өметләнәсе килә. Хәзер безнең Сергач Сабан туе ту­рында Бөтендөнья татар конгрес­сы (БТК) белә. Аның вәкаләтле вәкиле Ринат Зиннәтуллин үз күзе белән сабантуйның зурлы­гын, күркәмлеген һәм халык­чан булуын килеп күрде, бәйрәмебезнең олы сәхнәсеннән чыгыш ясады, туган телебезне, милли мәдәниятебезне саклап үстерүебезгә соклануын белдер­де һәм Сабан туеның төп оеш­тыручыларын – Сергач округы башлыгы Олег Радаев белән округ Советы депутаты Ир­фан Шаиповны БТКның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры, безнең кү- ренекле актуклы якташыбыз Ри­фат Фаттахов та Сабан туебыз­да олы кунак булды һәм аның бәйрәмебезгә керткән өлешен аерым билгеләп үтәсебез килә. Беренчедән, бу Сабантуйны бөек татар җырчысы, авыл­дашы, безнең горурланырлык шәхесебез Р.Ваһаповка ба­гышларга бик теләп ризалыгын бирде. Икенчедән, үзе белән Р.Ваһапов исемендәге Халы­кара фестиваль-конкурс лауреатларын алып килде һәм алар искитәрлек матур концерт куйды. Өченчедән, нәкъ аның инициативасы һәм булышлыгы белән Татарстанның популяр халык артисткасы Зөһрә апа Шәрифуллина бездә махсус ку­нак булды һәм күп санлы халыкны ретро-хитлары белән сөендерде. Ә мәшһүр җырчыбызның исемен мәңгеләштерүгә, иҗатын пропа­гандалауга зур өлеш керткәннәре өчен Рифат Әхмәтович Кочко- Пожар территориаль бүлеген һәм “Туган як” газетасы редак­циясен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов белән өлкәбезнең рухи лидеры Гаяз хәзрәт Закиров та Сергач окру­гы Сабан туеның дәрәҗәсен нык күтәрде.

Ә өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Паков гу­бернатор Глеб Никитин белән өлкә парламенты рәисе Евгений Люлин исеменнән барча Сабан­туй кунакларын һәм хуҗаларны кайнар котлады, иң алдынгы хезмәткәрләрне төбәгебезнең вәкаләтле органнары исеменнән Рәхмәт хатлары белән бү- ләкләде.

Күрше Спас округы хакимияте һәм андагы милләттәшләребез исеменнән шушы җирлекнең депутатлар Советы рәисе Ра­мил Әхмәт улы Салихҗанов та округ статусындагы мил­ли бәйрәмебезне югары биеклектә оештыручыларга олы рәхмәтләрен ирештерде, авыл территориаль бүлеген бүләкләде.

Сабантуйны ачкан кебек үк, аның тантаналы өлешен йомгаклау өчен дә сүз Сергач округы башлыгына бирелде. Олег Ана­тольевич тагын бер тапкыр мил­ли бәйрәмебезнең төп әһәмияте – җир кешесен зурларга, халы­кара дуслыкны ныгытырга ко­рылганы турында искәртеп үтте һәм округның күп санлы хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Аларның тулы исемлеге белән безнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләребездә танышырга мөмкин.

Узган елдагыча, бәйрәмнең тантаналы өлешен тиешле юга­рылыкта бертуган Ринат белән Гөлнара Яруллиннар алып бар­ды. Ә аларның энесе Марат һәм Ильмира Нагимова төнге диско­теканы кызу кабызды. Сергач округы Сабан туеның тантаналы өлешенә шунда нок­та куеп, Р.Ваһаповның 115 еллы­гына багышланган мәдәни программасына кыскача тукталып үтик.

Кочко-Пожар мәдәният йорты дирекциясе инициативасында һәм Сергач округы мәдәният бүлеге теләктәшлегендә узган Р.Ваһапов исемендәге округара җырчылар конкурс-фестивале Сабан туеның мәдәни про­граммасын 10.30 сәгатьтә ачып җибәрде. Аның барышында I тур­да сайлап алынган 16 һәвәскәр чыгыш ясады һәм дүрт яшь төркемендә җиңүчеләрне шушы иҗади бәйгенең төп спонсоры булган Руслан Насибуллинның әнисе, жюри рәисе Асия апа белән Сергач округы мәдәният бүлеге җитәкчесе Светла­на Лисина бүләкләделәр. Бу фестивальнең дәвамын киләсе елда да күрербез дигән өметтә торабыз.

Аннары бер сәгатьлек матур концертны Марат Эксанов, Диа­на Арифуллина, Илдус Харря­сов, Рамил Хөсәинов, Ринат һәм Гөлнара Яруллиннар, Ландыш Баһави бирделәр.

Ә бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң Ваһапов фестивале концертын Зөһрә апа “Су буен­да учак яна” дигән җыры белән ачып җибәрде. Монысы инде безнең бәйрәмгә аеруча рас кил­де, чөнки бу көнне суы да, учагы да бар иде.

Тантаналы ачышта Р.Ваһапов репертуарыннан “Фирдәвескәй” җырын башкарган Азат Абитов, Ранис Габбазов, Гөлия Сагие­ва җырлары да тамашачылар күңеленә хуш килде, кайнар ал­кышларга лаек булды.

Әмма ләкин Р.Ваһаповка ба­гышланган мәдәни программа шуның белән генә бетмәде, кояш офыкка кереп югалганчы төп сәхнәдән җыр-моң агылып тор­ды, тирә-як авыллар һәм округ- лар үзешчәннәре тарафыннан тагын 42 чыгыш булды һәм бу көнне барлыгы 133(!) музыкаль бүләк яңгырады.

Агымдагы елда төбәгебез авыл­ларында үткән шушы иң зур сабантуй көрәшендә дә иң күп көрәшче (83) көчен сынады. Бил­баулы көрәш ярышлары җирле Кочко-Пожар фермеры Илдус Шаиповның 45 яшьлек юбилеена багышланган иде һәм төп бүләкне – матур атны ул үзкуллап абсолют чемпион булып калган Эмиль Не­заметдиновка тапшырды.

8 авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм бүләкле урын­нар алучылар исемлеге белән шулай ук “Туган як” газетасының социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә таныша аласыз. Ә безнең бары тик шуны гына әйтеп үтәсебез килә: өлкә милли көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаипов халык бик ты­гыз чолгап алган көрәш мәрәсе эчендә билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясенең элекке президентларын (Наил Айма­сов, Рамил Салихҗанов, Максут Сәмиуллин) Рәхмәт хатлары белән һәм акчалата бүләкләде. Шулай ук милли көрәшебезне үстерүгә һәм җәелдерүгә зур өлеш кертеп килүче тренерлар­ны да (Зәки Валемеев, Рамил Мусин, Рамил Юсупов, Рафаэль Арифуллин), I Идел буе Сабан туенда феноменаль җиңү яула­ган көрәшчеләребез Хадис һәм Ханнән Камалетдиновларны, ул бәйрәмдә үз авырлыгында (82 кг) беренче булган Дамир Юсу­повны да бүләкләде. Ә Руслан Арифуллинның “Матур көрәш өчен” бүләгенә мәдәнәле Ди­нар Невмятуллин лаек булды. Шөбиле фермеры Фаил Ари­фуллин ветераннар арасында игълан иткән көрәштә пожарлы Ирфан Фәхретдинов җиңү яула­ды.

Мини-футболда да 20 коман­да арасыннан җиңү бәхете по­жарлыларга елмайды. Ә менә волейболда сергачлыларга тиң юк иде – 7 команда арасыннан бүләкләнүчеләр өчлегенә бары тик Актук командасы гына керә алды.

Гомумән, бала-чаганы, яшьләрне һәм өлкән буынны күз уңында тотып, бу көнне бәйрәм мәйданында сабантуйга хас бул­ган уен-конкурсларны, ярышлар­ны һәм турнирларны үз эченә алган 15 спорт чарасы узды һәм аларда катнашкан берәү дә бүләксез калмады. Шуңа Сер­гач округы хакимиятенә, шәхсән аның җирле үзидарә башлы­гы Олег Радаевка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Ли­синага, Кочко-Пожар мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм үзешчәннәренә, шәхсән аның директоры Ибраһим Мусин­га, Сергачның балалар һәм яшүсмерләр үзәге директо­ры Сергей Курицынга, тәртип һәм сәламәтлек сагында тор­ган хезмәткәрләргә, милли көрәшебезнең оештыру эшләрен тулысынча үз өстенә алган билба­улы өлкә көрәш федерациясенә һәм мәйданны тутырып килгән, бәйрәм өлеше алган һәрбер кешегә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Олег ХӨСӘИНОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*