tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылдашлар очрашуы
Авылдашлар очрашуы

Авылдашлар очрашуы

Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылы мәдәният йортында күркәм чара – “Авылдашлар очрашуы” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.

Бәйрәмне Урта Исәнтимер авыл җирлеге администрациясе башлыгы Камил Хайретдинов тантаналы рәвештә ачып җибәрде һәм авылдашлар, классташлар, күршеләр, туганнарны күрештерүче шундый очрашуларның киләчәктә дәвамлы булуын теләде.

Очрашуга Иске Исәнтимердә көн күрүче һәм чит җирләрдә яшәүче авылдашлар җыелган иде. Авылның оста гармунчылары, күрше Иске Бесовка авылы мәдәният йортының җыр коллективы, данлыклы “Ак әбиләр” фольклор ансамбле, җырчылар Зөлфия Сафаргалиева, Азалия Диниуллова һәм Мәдинә Багапова тамашачыга үзләренең моңлы, дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*