tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эх, авыл кичләре…
Эх, авыл кичләре…

Эх, авыл кичләре…

Чардаклы районы Үрәнбаш авылында узган чараның исеме җисеменә туры килерлек иде. Анда авылның олысы да, кечесе дә катнашты.

Кичке сәгать сигездә авыл клубы каршындагы мәйданда башланып киткән бу чара матур җыр-биюле концерт программасын, китапханәче Әлфия Зәйнетдинова әзерләгән “Халкыбыз уеннары, бәйрәмнәре, йолалары” дигән китаплар күргәзмәсен, төрле уеннар һәм балалар өчен батутны, тәм-томлы, самавырлы чәй өстәлләрен үз эченә алды.

Татар милли-мәдәни автономиясенең район советы рәисе Җәүдәт Мубинов авыл кичен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, ә җирле клуб җитәкчесе Рузалия Горбуновага Рәхмәт хатын тапшырды. Барчагызга да исәнлек-саулык телим, матур итеп яшик, бергә һәм бердәм булыйк, дип төгәлләде ул үзенең чыгышын.

Ә концерт программасында Татар Колмаерыннан Фәнил Хәсәнов, Чардаклыдан Фәния Камалова, Үрәнбаштан 1998 елда ук “Сембер карлыгачлары” фестивалендә лауреат исемен яулаган Юлия Сафиуллова, бүген башкалабыз Мәскәүдә мәдәният өлкәсендә эшләүче Артур Хәсәнҗанов, яшь булуына да карамастан, үзенең матур тавышы белән күпләрне сокландырган Адел Гайнуллов чыгыш ясады.

Районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе буларак, бу күркәм чарада гармун тавышы яңгырарга тиеш бит инде, дип баянымны алып, Үрәнбаш авылына юнәлдек. Милли моңга сусаган тамашачыларны бәйрәм белән котлагач, баянда халкыбызның “Кичке авыл көе”н суздым. Үзем уйныйм, үзем халыкны күзәтәм: олы яшьтәге апалар миңа кушылып җыр сузалар. Сәхнәдән төшеп, шул апаларны рәхәтләнеп җырлатып алдым. Яшь чакларга алып кайттың безне, диде алар, моңсуланып. Җырчы апалар Саҗидә Мөбарәкшина белән Сания Нуруллова, яшьләре 70-80нән узса да, бик оста итеп җыр суздылар. Мин аларның башкару осталыгына, яшәү дәртенә сөенеп кайттым. Онытылмасын иде бит бу көйләр, яңгырасын иде күп еллар… Алар киләчәккә рухи мирас булып барсын иде.

Рузалия Горбунованың “Кичке уен” җырына тамашачылар матур итеп “3” – “5” биюләрен башкарды.

Менә шундый матур чаралар үткәрү өчен безгә музыкаль аппаратура алуда ярдәм иткән өчен Озерки авыл җирлеге администрациясенә һәм Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты, танылган меценат Вадим Станислав улы Мартыновка олы рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз, диде авыл халкы.

Ә мин шундый “Авыл кичләре” өлкәбезнең барлык авыл мәдәният учакларында да үткәрелсен иде, дигән теләктә калам.

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,

Чардаклы районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе. 

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*