tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия Республикасында «Шәкертләр бәйрәме» узды
Чувашия Республикасында «Шәкертләр бәйрәме» узды

Чувашия Республикасында «Шәкертләр бәйрәме» узды

29 июль көнне Батыр муниципаль округы Шыгырдан авылының «Халыклар дуслыгы» паркында Чувашия Республикасы «Шәкертләр бәйрәме» узды.

«Шәкертләр бәйрәменең» максаты һәм бурычлары – ислам динен популярлаштыру, яшь буын өчен диннең кыйммәтләрен күтәрү һәм традицион дини, мәдәни, тарихи кыйммәтләр нигезендә балаларны тәрбияләү. Бу бәйрәм гореф-гадәтләрне үстерүдә, яшьләргә динебезнең ассылларын өйрәтүдә зур роль уйный.

«Шәкертләр бәйрәме» Коръән укудан башланды. Ислам дисциплиналары буенча үз белемнәрен республиканың төрле почмакларыннан 18 команда күрсәтте.

Аннары майданда тантаналы өлеш башланды. Кунакларны бәйрәм белән Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чувашия Республикасы мәгариф министры урынбасары Марина Лежнина, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Илнур хәзрәт Гайнетдинов, Чувашстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, Батыр муниципаль округы башлыгы урынбасары Равил Ямалетдинов, Шыгырдан авыл җирлеге администрациясе башлыгы Марат Айзатуллов,  Бөтендөнья татар конгрессының дини оешмалар белән эшләү буенча баш референты Баязит Зәйдуллин котлады.

«Шәкертләр бәйрәмендә» килгән кунакларны кызыклы уеннар, дини вәгазьләр, ярышлар, аттракционнар, бүләкләр һәм башка күп әйберләр көтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*