tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районында «Җиз самавыр» фестивале узды
Әтнә районында «Җиз самавыр» фестивале узды

Әтнә районында «Җиз самавыр» фестивале узды

Бүген Әтнә районы Кышлау авылында, «Маһитап» чишмәсе янында «Җиз самавыр» ачык фестивале узды. Фестиваль районда икенче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар фольклор этнографик күренеш, халык җыры, халык биюе, инструменталь башкару (гармун, баян, кубыз, курай, думбра) номинацияләрендә чыгыш ясады.

«Җиз самавыр» фестиваленең килеп чыгышы самавыр агарту йоласы белән бәйле. Бу хакта Әтнә район Мәдәният йорты җитәкчесе Инзилә Бариева сөйләде.

«Чәчүләр беткәч, Сабан туе бәйрәме алдыннан Кышлау авылының хатын-кызлары самавыр юарга чишмәгә төшә торган булганнар. Авыл зур, хуҗалык күп булу сәбәпле, самавыр агарту 4-5 көнгә сузылган. Самавырларны җырлашып, милли уеннар уйнап чистартканнар. Бөек Ватан сугышыннан соң әлеге йола үз көчен югалткан. Без шул күркәм йоланы кире кайтардык», – диде ул.

«Җиз самавыр» фестиваленә килгән катнашучыларны, иҗади коллективларны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов сәламләде.

«Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы бара, шуңа күрә дә мондый фестивальләр үткәрү бик мөһим. Фестивальләр ярдәмендә борынгы гореф-гадәтләр, йолаларны үстерәбез. Әтнә төбәге – татарларның үзәге. Татарның мәдәниятен, мәгърифәтен үстергән, данлыклы шәхесләре белән дан казанган төбәк», – диде ул.

Чарага килүчеләргә изге теләкләрен Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина, Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының «Мәдәният бүлеге» муниципаль учреждениесе җитәкчесе Алия Абдуллина да җиткерде. Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Фәрит Хатыйпов һәм Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи җырларын бүләк иттеләр.

Фестивальдә Әтнә, Буа, Арча, Биектау, Балтач, Апас, Яшел Үзәннән килгән иҗади коллективлар чыгыш ясады.

Һәркем кайнар чәй, пылау һәм коймаклар белән сыйланды. Катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*