tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел!
Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел!

Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел!

19 мартта Можга шәһәренең «Дубитель» мәдәният йортында Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел тулуга багышланган зур чара узды. Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе – республикада оешкан беренче автономия.

Чарада Можга шәһәренең муниципаль берәмлеге башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Эрик Уразов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галиев, Габдерәшит хәзрәт Газизуллин катнашты. Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе – республикада оешкан беренче автономия. Аларның тәҗрибәләре Удмуртиянең башка шәһәр һәм районнарында эшләүче милли оешмаларга үрнәк булырлык. Можга шәһәрендә татар милли хәрәкәтенә 1990 нчы еллар башында нигез салына. Аны Камил Кубашев җитәкли. Иҗтимагый үзәк, аннан «Йолдыз» мәдәни үзәге, 2002 елның көзендә милли җанлы Илгиз Кадыйров тырышлыгы белән милли-мәдәни автономия оештырыла. Мөхтәрият үз алдына туган телебезне, динебезне, йола, гореф-гадәтләребезне саклау максатларын куя.
Бәйрәм «Дубитель» мәдәният йортында эшләп килүче «Девчата» бию ансамбленең биюе белән башланып китте. Күз явын алырлык костюмнар кигән кызлар тамашачыларны шунда ук җәлеп итте. Үзем дә кызыксынып, «Әллә Татарстаннан килгәннәр инде?» – дип уйлап куйдым. Баксаң, алар можгалылар икән. Кечкенә сабыйларның тәрбиячеләре белән бергәләп чыгып, «Туган тел»не сөйләүләре күңелгә сары май булып ятты. «Кояш нурлары» балалар ансамбле (җитәкчесе – Зилә Сафина), 20 нче балалар бакчасы бию коллективы (җитәкчеләре – Альбина Әхтәмова, Вероника Тубылова), 13 нче балалар бакчасы «Йолдызчык» ансамбле (җитәкчеләре – Раушания Шакирова, Татьяна Лапоухова), Дәлилә Бикиева, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр җиңүчеләре Самир Фазылов, Мәликә Гарифуллинаның музыка уен коралларында уйнаулары биредәге милли эшнең нәтиҗәле алып барылуын күрсәтте.
Можгада «Иман» яшьләр берлеге эшләп килә. Яшьләр шәһәрдә төрле акцияләр оештыралар, бәй­ге­ләрдә катнашалар, Можга кү­ләмендә узган чараларда ярдәм итәләр. Сәхнәдә яшьлек үзе матурлык бит! Удмуртиядә бары тик Можга шәһәрендә генә «Айгөл» татар мода театры бар. Әлеге театрны без Ижау шәһәрендә уза торган чараларга да чакырабыз. Бу юлы да 8 нче гимназиянең «Айгөл» театры (җитәкчесе – Вилена Семенова) тамашачыларга заманлаш­тырылган милли костюмнарыбыз­ны күрсәтте. Республика һәм Бө­тенроссия җыр бәйгеләре лауреаты Алина Сафина матур җырын бүләк итте. Айгөл Каюмова – Ижау шәһәре кызы. Кечкенәдән үк «Асылъ­яр» җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнде, төрле җиңүләргә иреште. Бүгенге көндә ул Можга шәһәре егетендә кияүдә, «Дубитель» мәдәният йортында хезмәт куя. Тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Балаларын ул үзе кебек төрле бәй­геләрдә катнаштыра, милли тәрбия бирә. Айгөл дә тамашачыларга җыр бүләк итте. Можга шәһәрендә милли чаралар моңлы тавышлы Рәзилә Шәйхиевадан башка үтми. Тамашачылар аның чыгышларын алкышларга күмде.
Телне диннән башка, динне телдән башка кү­зал­лап булмый. Дин өлкәсендә можгалыларның уңышлары күп. Мәчеттә дини бәйрәмнәр, ифтарлар үткәрелә, мәдрәсә эшли. Ике ел эчендә «Дубитель» районында халык тырышлыгы белән Мөселман мәдәни үзәге төзелгән. Зиратны һәрвакыт тәртиптә тоталар. Менә шушы сүзләрне раслап, Можга медицина көллияте студенты Алия Галимова (җитәкчесе – Эльвира Насыйбуллина) Әнгам Атнабаевның «Иманга кайту» ши­гырен залдагы һәр тамашачыга барып җитәрлек итеп сөйләде. Алия – төбәкара «Туган телем-иркә гөлем» шигырь укучылар, V Халыкара «Җәлил укулары» бәйгеләре җиңүчесе.
Милләт эшендә зур хезмәт куючылар Удмуртия сәясәт министр­лыгының, Удмуртия мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, Бөтендөнья татар конгрессының, Федераль татар милли-мәдәни автономиянең, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең, Можга татарлары милли-мәдәни автоно­миясенең, Халыклар дуслыгы йорты, Можга шәһәре муниципаль берәм­легенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Әлбәттә, бәйрәм бүләкләрсез булмый. Удмуртиядәге милли мәдә­ни автономияләр кулга-кул тотынышып, бергә эшли. Ижау, Сарапул, Воткинск шәһәрләреннән кил­гән милли-мәдәни автономия җитәкчеләре, әгъзалары юбилей белән котлап, бүләкләр тапшырдылар, музыкаль күчтәнәч тә бүләк иттеләр.
Чарада ветераннарга да зур хөрмәт булды. Аларны зурлап телгә алдылар. Илгизәр Хәсәнов, Рамазан Гарәпшин, Гүзәлия Гарәпшина, Кәүсәрия Мөрәдимова, Багзанур Галиев, Люция Галиева, Заһид Җиһангәрәев, Фәния Гыйззәтуллина, Фаизә Әхмәдиева, Фәридә Аникинаны сәхнә түренә чакырдылар. Мөгаллимә Мансура Фәхретдинованың ул көнне туган көне дә иде. Аларга зур рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырдылар.
Иҗтимагый эш ярдәм итү­че­ләрдән, иганәчеләрдән башка бара алмый. Экранга 33 кешедән торган исемлек чыкты. Можгалыларның милли эшкә битараф түгеллекләре сокландырды. Можгада ел саен диярлек республикакүләм Сабантуй үтә. Әлеге Сабантуй Удмуртиянең нинди генә шәһәрендә генә үтсә дә, можгалылар оештырган чарага җитә алмый. 2018 елның март ахырында 91,7 FM ешлыгында Можгада «Болгар радиосы» эшли башлады. «Болгар радиосы» – Татарстандагы танылган татар телендә чыга торган радиоканал. Бүгенге көндә Можга – Удмуртиядә «Болгар радиосы»н тыңлаучы бердәнбер шәһәр. Можгада татар радиосы ачылу – гади шәһәр кешеләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Бернинди дә тәҗрибәләре булмыйча, Фәрит Фәйзрахманов белән Руслан Галиев радиотапшыруларның Можга җирендә эфирга чыгуына ирештеләр. Әле шушы көннәрдә можгалылар тарафыннан җыелган акчага сугышчылар өчен «УАЗ» автомобиле сатып алынып, махсус операция зонасына җибәрелде. Мондый ярдәм оештыруның инициаторы милләттәшебез – Рамил Галиев.
Можга автономиясенең 20 еллык юбилеена Бөтендөнья татар конгрессы зур бүләк ясады. Алар ярдәмендә бәйрәмдә кат­нашкан Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Би­лалов матур, моңлы җыр­ларын башкарып, тамашачыларны сөендерделәр.
Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галиев җитәкчелегендә оештырыл­ган бәйрәм бик матур үтте. Әлеге чараны оештыруга көче кергән һәркемгә, Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәт.

Рәфилә Рәсүлева

Чыганак: yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*