tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәч районында “Татар малае-2023″, “Татар кызчыгы-2023” бәйгеләре узды
Питрәч районында “Татар малае-2023″, “Татар кызчыгы-2023” бәйгеләре узды

Питрәч районында “Татар малае-2023″, “Татар кызчыгы-2023” бәйгеләре узды

Питрәч районы Шәле авылының “Тургай” балалар бакчасында район күләмендә “Татар малае-2023″, “Татар кызчыгы-2023” бәйгеләре булып узды.

Бәйгедә район балалар бакчаларында тәрбияләнүче 12 малай һәм 13 кыз ярышты. Катнашучылар үзләре белән таныштыргач, кызлар үзләренең җырга, биюгә булган осталыкларын, малайлар халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре күренешләрен күрсәттеләр. Бәйгенең “Оста кулда һөнәр бар” дип исемләнгән өлешендә малайлар җеп үрү осталыгында, ә кызларыбыз “Уңган кызлар ” этабында пәрәмәч ясап көч сынаштылар.

“Татар кызчыгы-2023” бәйгесе җиңүчесе- районның “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Миндубаева Нәргизә, ” Татар малае-2023″ җиңүчесенә Шәле авылының “Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Апулов Азамат ия булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*