tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск шәһәрендә “Милли мәдәният һәм Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре” фестивале узды
Лениногорск шәһәрендә “Милли мәдәният һәм Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре” фестивале узды

Лениногорск шәһәрендә “Милли мәдәният һәм Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре” фестивале узды

Лениногорск шәһәренең 7 номерлы урта мәктәбендә “Милли мәдәният һәм Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре” диеп аталган муниципаль фестиваль булып узды.

Фестивальдә шәһәрнең барлык мәктәпләре белән беррәттән район мәктәпләре дә актив катнаштылар. Сәхнәдә мәктәп укучылары төрле халыкның мәдәниятен,гореф-гадәтен күрсәттеләр. Чыгыш вакытында шул халыкның аш-суы,ничек әзерләнүе турында видеолардан күрсәтелеп, жюри әгъзаларына тәкьдим ителде. Татар халкының бавырсак, чәк-чәк, кош телләре белән беррәттән чуваш, таҗик, мордва халыкларының үзләренә генә хас тәмле ризыклары да өстәлдә урын алды.

Фестивальгә һәр мәктәп югары дәрәҗәдә әзерлек белән килгән иде. Жюри әгъзаларына урыннар билгеләү җиңел булмады. Шулай булуга карамастан, шәһәребезнең бердәнбер гимназиясе укучыларының чыгышы иң югары урынга лаек диеп табылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*