tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең программасы билгеле
«Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең программасы билгеле

«Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең программасы билгеле

Казанда 29 спектакль күрсәтеләчәк. Шуның тугызы Татарстан театрлары чыгарган спектакльләр.

«5 – 11 июнь көннәрендә Казанда XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале үтә. Быел фестиваль Төньяк Кавказ халыклары театр сәнгатенә багышланачак», дип хәбәр итә Камал театрының матбугат үзәге.

Программада Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан һәм Россия регионнарыннан Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Дагыстан, Чечня, Кабардино-Балкария, Чувашия, Башкортстан, Саха, Алтай, Тыва Республикаларыннан спектакльләр бар.

Татарстаннан Тинчурин, Кариев, Әлмәт, Түбән Кама дәүләт театрлары, «Әкият» курчак театры, Казан ТЮЗы, шулай ук, Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры катнаша. Камал театры үзенең «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» һәм «Көл» спектакльләрен күрсәтәчәк. «Әкият» курчак театры Галимҗан Ибраһимов буенча куелган, быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән «Адәмнәр» спектакле белән катнаша.

Әлмәт театры Айдар Җаббаров куйган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килә. Түбән Кама «Аксак» премьерасы белән катнаша. Тинчурин театры «Идегәй» дастанын тәкъдим итә. Программада ТЮЗның «Книга силы», Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповның Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре буенча куелган «Йосыф» спектакль бар.

Спектакльләр җиде театраль мәйданчыкта – Камал театрының ике залында, Тинчурин, Кариев театры сәхнәләрендә, ТЮЗда барачак. Программага ачык һавада күрсәтелә торган спектакльләр дә кертелгән.

Камал театры сәхнәләрендә бара торган спектакльләргә билетлар инде сатуга чыккан. Шушы көннәрдә башка сәхнәдә уйналачак спектакльләргә дә билетлар сатуга чыгачак, диелгән хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*