tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил портреты төшерелгән мурал Чаллының шул исемдәге проспектын бизәп торачак
Муса Җәлил портреты төшерелгән мурал Чаллының шул исемдәге проспектын бизәп торачак

Муса Җәлил портреты төшерелгән мурал Чаллының шул исемдәге проспектын бизәп торачак

Чаллының ГЭС бистәсе Муса Җәлил проспектындагы 9/1нче йорт фасадында герой-шагыйрьнең портреты төшерелгән мурал барлыкка киләчәк. Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсенең генераль план һәм территорияләрне үстерү бүлеге башлыгы Мәликә Шәмсиева мэриядә узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Безнең шундый ниятебез бар. Мурал татар совет шагыйре, журналист истәлегенә багышланачак. Муса Җәлил сугыш елларында да каләмен кулдан төшермәгән, газетада хәрби хәбәрче булып эшләгән. Ара-тирә генә каләмен мылтыкка алыштырып, йөрәгендә Ватанга мәхәббәт хисен саклавын дәвам иткән», – диде Шәмсиева.

Проспект Муса Җәлил исемен йөрткәнгә, мурал да нәкъ шуңа багышланачак. Ул бер кыю кешенең көрәшче була алуын раслап, ватанпәрвәрлек символына әверелде. Бу безне бик тә җәлеп итте», – дип аңлатты спикер арт-объектны сайлау сәбәбен.

Мурал 9/1нче йорт фасадында бу җәйдә барлыкка килер дип көтелә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*