tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олыязда җыелышып мунча миллеге әзерләделәр
Олыязда җыелышып мунча миллеге әзерләделәр

Олыязда җыелышып мунча миллеге әзерләделәр

18 июль Олыяз мәдәният йорты, китапханә белән берлектә «Шифа аяк астында»(Миллек бәйләу йоласы) дигән бик күңелле чара уздырды.

Быел җәй башы бик салкын торды, шуңа да бар нәрсә вакытыннан соңрак өлгерде. Миллек бәйләү дә ике атнага соңрак күчте. Каен миллеге коелмасын, яхшы булсын өчен июньнең 15ләреннән июль уртасына кадәр әзерләргә кирәк, диләр. Шушы чор аеруча уңайлы, димәк, безнең вакыт бар әле. Миллек әзерләү өчен иң яхшысы- әле беркайчан да чәчәк атмаган, яшь каен агачы. Кемдер мәтрушкәле каен себеркесе белән чабынырга ярата, кемдер имән миллеген үз итә. Әрем кушып бәйләү вируслар таралган вакытта аеруча ярдәмгә килә. Без дә бөтен йолаларын туры китереп эшләргә тырыштык. Күңелләргә шифа, йөрәккә дәва алып кайттык. Чарада 14 кеше катнашты.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*