tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли киемнәр парады» акциясе җиңүчесе Нәзифә Рәшитова: Милли кием горурлык хисе тудыра
«Милли киемнәр парады» акциясе җиңүчесе Нәзифә Рәшитова: Милли кием горурлык хисе тудыра

«Милли киемнәр парады» акциясе җиңүчесе Нәзифә Рәшитова: Милли кием горурлык хисе тудыра

«Тормыш стиле – мәдәни код» этно-fashion фестивалендә «Миллиард.татар» редакциясе игълан иткән «Милли киемнәр парады» акциясендә «Татнефть-Мирас» номинациясендә җиңгән Нәзифә Рәшитова үзенең үрнәгендә балаларга милли тәрбия бирүе турында сөйләде.

«Татар костюмын махсус тектердем. Казанга күченгәч тә, үзебезчә – татарча, мөселманча милли киемнәр киеп йөрермен, дигән хыял бар иде. Изү белән калфакка заказ биргәч, күлмәк тә тектердем. Мәрҗән белән эшләнгән калфагым бар, анысын да төрле күлмәкләрем белән Казан урамнары буйлап, татар булуыма шатланып, киеп йөрергә яратам», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, милли киемнән йөргәндә туристлар да игътибар итә, кызыксына. «Бик матур!» – дип сокланып карыйлар. Милли киемнәрдән мәчеткә дә намаз укырга йөрим, чөнки гаурәтләр капланган. Бүгенге көндә Казанның 18нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Төрле чараларга, мәҗлесләргә, мәктәпкә киеп барам. Балаларга милли традицияләрне аңлатырга тырышам. Милли кием горурлык хисе тудыра, мәхәббәт тәрбияли», – диде ул.

«Әбиемнең сөлгесеннән милли бизәкне күчереп, алъяпкыч тектерергә исәп бар. Кызыма истәлек буларак бүләк итеп калдырасым килә. Бизәкләрдә Алтын Урда һәм Болгар дәүләте чоры мотивлары бар. Әбиемнең сөлгесен Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музеена бүләк иттем», – диде Нәзифә Рәшитова.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*