tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вараксинода беренче тапкыр Балалар Сабан туе узды
Вараксинода беренче тапкыр Балалар Сабан туе узды

Вараксинода беренче тапкыр Балалар Сабан туе узды

Вараксинода беренче тапкыр Балалар Сабан туе узды . Бәйрәм авыл скверында оештырылды. Биредә барысы да балалар өчен әзерләнгән иде. Һава торышы да бәйрәмне бозарга батырчылык итмәде: көне буе кояшлы, җылы булды.

Сабантуйны  «Афәрин» ансамбле биючеләре бәйрәм чәкчәген бала­ларга тапшырып, бик үзенчәлекле итеп ачып җибәрделәр. Бәйрәмне алып бару да яшүсмерләргә йөк­ләнде. Ильяс Бәдертдинов белән Алина Фәтхетдинова рус һәм татар телләрендә Сабантуй бәйрәме турында тулы мәгълүмат бирделәр.

Үзәк мәйданчыкта балалар, яшүс­­мерләр иҗаты фестивале узды. Анда Вараксино, Ижау, Балезино, Шаберды, Ягул, Пирогово, Хохряки авылларыннан барлыгы 24 катнашучы һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. «Асылъяр» үрнәк музыка, җыр һәм бию ансамбле, «Дус­лык» (Балезино) татар җыр ансамбле, «Виктория» (Вараксино) бию студиясе, Леонора Мамонтова исемендәге Балалар хореография мәктәбе (Италмас) коллективлары чыгышлары да бәйрәмгә  ямь өстәделәр.

Сабантуй уеннарында да балалар бик теләп катнаштылар. Кемдер татарча көрәштә бил алышты, кемдер кул көрәштерде, кемдер капчык белән сугышып, үз көчен сынады. Моннан тыш «Милли элементлы фотозона», шәмнәр, сабыннар, милли бизәнү әйберләре ясау буенча остаханәләр эшләде.

Уеннар барышы белән танышып йөргәндә, аркан тартышуга ошаган уенга тап булдым. Бу яңа спорт төре – бендрестлинг булып чыкты. Әлеге уенны Ижау егете Роман Борисов  уйлап тапкан. Уен үз эченә аркан тарту, классик көрәш, айкидо һәм башка популяр спорт төрләреннән иң яхшы элементларны алган. Монда аякта ныклап торырга һәм ике элмәккә тотынып, көндәшеңне ти­гезлектән яки «сугыш кырыннан» чыгарырга кирәк. Ун яшьлек Айрат Шакировның бил алышканын, аеруча әнисенең аңа көч биргәнен күзәттем. Җиңү яулангач, аларның хисләрен сораштырырга ашыктым. «Улыбыз бер ел бендрестлинг белән шөгыльләнә. Моңа кадәр аны бернинди спортка тарта алмый идем. Бу спорт белән шундый мавыкты, бер тренировканы да калдырмый. Балалар Сабан туена безне тренер чакырды. Без бөтен эшләребезне ташлап, монда килдек», – диде Алсу Шакирова.

Балалар җәйге каникулда булсалар да, бик теләп Сабантуйда чыгыш ясарга килгәннәр. Самира Макарова (хезмәттәшем Эльмира Нигъмәтҗанның кызы) «Өмет йолдызы» дигән җырны бик матур итеп башкарды. «Миңа Сабантуйдагы мохит ошый. «Спартак» халык иҗаты йорты янында узган кичке Сабантуйда да чыгыш ясадым. Тамашачылар тыңлыйлар, алкышлары белән көч бирәләр. Бүген мин монда бик күп танышларымны очраттым. Без бер-беребезнең чыгышларын тыңлыйбыз. Бу безгә тәҗрибә алырга ярдәм итә», – диде Самира.

Ижау кызы Аделина Батталова да үзенең чыгышы белән Сабантуйны бизәде.  Бу юлы ул Сабантуйга ике бию әзерләп килгән. Әнисе Айгөл Аделинаның май аенда Уфада узган «КИТ» халыкара бию һәм талантлар конкурсында катнашып, беренче дәрәҗәдәге ике лауреат исемен яулавы турында сөйләде. (Өстәмә «Органиклык һәм артис­тизм» номинациясе булдырып, Аделинаны бүләкләгәннәр).

«Балалар Сабан туе безгә бик ошый. Алар өчен бик күп мәй­дан­чык­лар эшли. Оешты­ручыларның менә шулай балаларны кызыксындырулары бик яхшы. Балалар монда үзләрен хуҗа итеп тоталар. Бәйрәм балаларга татар телебезне, мәдәниятебезне оныт­маска да бик ярдәм итә», – диде ике кызы «Асылъ­яр» ансамблендә шөгыльләнүче Ләйсән Рәсүлева.

Балалар Сабан туен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе  – «Мирас» Завьялово районының татар мәдәният үзәге җитәкчесе Эльвира Хәсәнова белән дә аралаштым. «Балалар зурлар Сабан туена килгәч, югалып калалар. Көрәштә катнаш­мыйлар, кул көрәшенә бармыйлар. Үткән ел без Вараксино балалары өчен Сабантуй уздырган идек. Быел балалар Сабан туена башка районнарны да чакырдык. Чыгышлар бары татар телендә генә булырга тиеш дигән таләпне куйдык. Татарча белмәгәннәр дә татар телендә шигырьләр өйрәнделәр. Балалары белән бергә әти-әниләре дә яңа татар сүзләрен үзләштерделәр. Бәйрәмне оештыруга авыл клубы мөдире Алена Шабанова зур көч куйды. Ул сценарийны язды, бизә­лешкә дә игътибар итте», – диде ул.

«Безнең Вараксино авылында зурлар өчен «Афәрин» бию ансамбле эшли. Хәзер бу ансамбльгә балаларны да тартабыз. «Мирас» татар мәдәният үзәге – районда эшләп килүче милли оешмаларның иң яше. Аның җитәкчесе Эльвира Станиславовна балалар өчен остаханәләр дә уздыра. Кайчакта рус милләтендәге балалар мондый чаралардан соң шаярып, «Без татар булып китәбез», – диләр. Балалар Сабан туе бик яхшы узды. Мондый чара Удмуртиядә беренче тапкыр.  Рәхмәт аларга», – диде Завьялово районы Вараксино авылы хакимияте башлыгы урынбасары Гөлнара Шнейдер.

Әйе, Сабантуй бәйрәменең яшь буынны тәрбияләүдә өлеше зур. Биредә балалар гореф-гадәт­ләребез, мәдәниятебез белән танышалар. Яшьтәшләренең сәхнәдә чыгышларын күрәләр. Төрле спорт уеннарында катнашалар. Ә спорт һәм мәдәният – балаларны тәр­бияләүдә иң үтемле алым  ул. Рилия Закирова

Чыганак: yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*