tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кострома өлкәсе губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кострома өлкәсе губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кострома өлкәсе губернаторы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кострома өлкәсендә.

Биредә Васил Шәйхразыев Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников белән очрашты. Сүз Кострома өлкәсендә яшәүче татарлар һәм Кострома татарларының милли-мәдәни автономиясе турында барды.

– Без татарларга зур рәхмәтле һәм һервакыт аларга таянып эшлибез, һәрвакыт ярдәм кулын сузабыз, – диде Кострома өлкәсе губернаторы.

Шулай ук Васил Шәйхразыев һәм Сергей Ситников алдагы планнар турында да фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*