tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан халкын мишәрләрнең «Типтереп бию» дигән бию хәрәкәтләренә өйрәттеләр
Казан халкын мишәрләрнең «Типтереп бию» дигән бию хәрәкәтләренә өйрәттеләр

Казан халкын мишәрләрнең «Типтереп бию» дигән бию хәрәкәтләренә өйрәттеләр

Кабан күле яр буенда Казан халкын һәм башкала кунакларын «Типтереп бию» дигән мишәрләрнең бию үзенчәлекләренә өйрәттеләр. Остаханә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында үтте.

Проектның кураторы Лилия Гәрәева әйтүенчә, программада яңгыраган попурри – мишәрләрнең халык иҗатыннан төзелгән музыкаль композиция яңгыравын әйтте.

«Монда Түбән Новгород өлкәсенең Сергач авылы, Мәскәү мишәрләре, Татарстанда яшәүче мишәрләрнең көйләре керә. Баламишкин, Күн авылы көе һ.б. – барысы да мишәр авыллары көйләре. Ульяновск мишәрләренең утын кисү уены, шестяк, тәре кисү кебек уенлы биюләр булды. Музыкаль яктан күпмедер дәрәҗәдә конструкция үткәрелде», – диде ул.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова программа культурология кандидаты, этнохореолог, театр һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында музыка бүлегенең фәнни хезмәткәре Дәүләт Умеров, материалларына нигезләнгән. «Шулай ук Фәрит абый Гыйбатдинов белән тыгыз аралашып торган идек, ул да кайбер үзенчәлекләрне сөйли иде безгә», – диде ул.

Мишәр татарларының фольклор бию үрнәкләренә багышланган «Типтереп бию» программасы биючеләрнең перформансыннан башланды. Тамашачылар мишәрләрнең халык авыз иҗаты, бию көйләре, милли кием үзенчәлекләре һәм бию уеннары белән танышты. Саф, дәф, джембо һәм бәрмә уен коралларында – Айдар Абдрахимов, гармун, тальян, курайда – Ильяс Фәрхуллин, баянда «Риваять» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин уйнады.

Уеннар белән үрелеп баручы мастер-классның остазлары, биючеләр – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Руслан Хәбибуллин, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты, педагог-балетмейстеры Фәнис Хәйруллин.

Бию дәресе кичәсенең алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты – Алсу Мәгъсүмҗанова. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздыра. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы проект бары тик татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Бию дәресләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Мастер-класслар бушлай уза.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*