tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядән Йолдыз авылына йорт комплекты җибәрелде
Удмуртиядән Йолдыз авылына йорт комплекты җибәрелде

Удмуртиядән Йолдыз авылына йорт комплекты җибәрелде

Бүгенге көндә Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 10 йорт төзелә.

Беренчесе Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте тырышлыгы белән төзелә башлады, соңрак йорт төзү инициативасы белән Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов чыкты. Бүгенге көндә әлеге ассоциация ярдәме белән күтәрелгән йорт инде торырга яраклы. Шулай ук Йолдыз авылында Төмән өлкәсенең татар эшмәкәрләре клубы тырышлыгы белән ике, Самара өлкәсе, Нижневартовск эшмәкәрләре ярдәмендә берешәр йорт күтәрелеп килә.

Берешәр йорт төзүне шулай ук мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте үз өстенә алган. Бүген алар Йолдыз (Эчкен) авылына йорт комплектын җибәрделәр, ул иртәгә барып җитәячәк. Әлеге йорт 64 квадрат метрлы һәм агачтан булачак, аның идәннәре, түшәмнәре, электр җиһазлары, тәрәзә-ишекләре комплект белән эшләнелде.

Якын арада “Татнефть” ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзеп бирәчәк. Шулай ук Ульяновск һәм Оренбург өлкәләре татар эшмәкәрләре бершәр йорт төзиячәк дигән хәбәрләр дә килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*